Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Акдус кушаматлы этенең ил чемпионы булуы турында сөйләде

Ак төстәге алабай көчеген Татарстан Рәисенә Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Акдус кушаматлы алабаеның Россия кинология федерациясе версиясе буенча ил чемпионы булуы турында сөйләде.

«Минем сәхифәгә язылучылар еш кына Акдусның хәлләре ничек дип сорый. Ул булдыра, югары бүләк алды, Россия чемпионы булды! Акдус – чемпион! Килешәсезме? Кем килешми, Акдус сезнең янга килер», – дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Ак төстәге алабай көчеген Татарстан Рәисенә Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов айга бер тапкыр диярлек аның фотолары белән уртаклаша – алар күпләрдә уңай тәэсирләр калдыра.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Фото: © Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ