Логотип Магариф уку
Цитата:

Рүзәл Юсупов: "Баланың рухын дөрес тәрбияләү – ата-ананың үзенең дә акыллы һәм тәрбияле булуын таләп итә"

Чын мәгънәсендә татар мәгарифе каһарманы, туган телебез сагында торучы үтә дә эшлекле җан Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсупов өлкән яшьтә булуына карамастан "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары белән тыг...

Чын мәгънәсендә татар мәгарифе каһарманы, туган телебез сагында торучы үтә дә эшлекле җан Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсупов өлкән яшьтә булуына карамастан "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары белән тыгыз иҗади хезмәттәшлектә, аның һәр язмасын, публицистик мәкаләләрен укучыларыбыз көтеп ала, үз эшчәнлегендә куллана.
Бу көннәрдә Рүзәл әфәнде үзенең 85 яшьлек юилеен билгеләп үтә, шул уңайдан хезмәттәшләренең, күпсанлы шәкертләренең, мөгаллимнәрнең, гади халыкның котлауларын кабул итә. Әлеге тәбрикләүгә "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары коллективы да ихластан кушыла. Юбилеегыз мөбарәк булсын, Рүзәл Габдуллаҗан улы!
Ата-ана һәм балалар – кешелек җәмгыятенең гаилә дип атала торган камил төзелешле нигезе. Ир белән хатын, балаларын тудырган көннән алып, мөстәкыйль яшәү юлына бастырганчы, үзләренә күптөрле җаваплы бурычлар йөкли. Гомумән, кешеләр тормышындагы кебек, ата-ананың балаларын тәрбияләп үстерүенең дә төп ике ягы: матди (физиологик) һәм рухи яклары бар. Матди ягы балаларның физиологик камил үсеше, җитлегүе өчен кирәкле ашату-эчертү, киендерү, чисталыкта тоту кебек гамәлләрдән торса, рухи ягы аларда акыл-зиһен, әхлаклылык-әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүдән гыйбарәт.
Балаларны камил кеше итеп тәрбияләү өчен, бу ике шарт та бик әһәмиятле. Русча «В здоровом теле –  здоровый дух» («Сәламәт тәндә – сәламәт рух») дисәләр дә, ата-ана, баласының физиологик сәламәтлеген генә кайгыртып, аның рухи (акыл, әдәп-әхлак) яктан да сәламәт булуына тиешле игътибар бирмәсә, бала һәрьяклап камил кеше булып җитлегә алмаска мөмкин.
Баланың, яшүсмернең рухын дөрес тәрбияләү – катлаулы гамәл: ул ата-ананың үзенең дә акыллы һәм тәрбияле, югары җаваплылык хисенә ия булуын таләп итә.
Без бу язмабызда татар ата-аналарының балаларына рухи тәрбия бирү бурычларының бүгенге көндәге иң мөһиме – миллилек сыйфатларын тәрбияләү турында сөйләрбез.
Тәрбия кылу – тәрбияләнүчедә күптөрле әһәмиятле сыйфатлар булдыруга юнәлтелгән эш. Инсафлылык, игелеклелек,миһербанлылык, ярдәмчеллек һәм башка уңай холык-фигыльләр үзләштерүне күздә тоткан әхлак тәрбиясе, хезмәт, физик, патриотлык, дини, экологик тәрбияләр бар.
Безнең халык элек-электән балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү эшенә зур әһәмият биреп килгән, һәм шуның нәтиҗәсендә татарлар әдәпле, тәртипле милләт булып санала. Әмма заман җәмгыять алдына яңа таләпләр, катлаулырак бурычлар куя тора. Менә хәзер татар халкы үзен алдынгы милләт буларак саклап калу-калмау мәсьәләсенә караган авыр сынауга дучар ителде. Хикмәт шунда: дәүләтебез, билгеле бер объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, соңгы елларда халыкларның миллилек сыйфатларының ныгый баруын түгел, хәтта сакланып калуын да тоткарлый торган чаралар күрү белән шөгыльләнә.
Үзәк хакимият ияләре, күпмилләтле дәүләт белән идарә итүне авырыксыныпмы-читенсенепме, әллә милләтләрне яратып-өнәп бетермәү сәбәплеме, халыкларның милли үзенчәлекләрен юкка чыгара барып, илдә бер генә милләт халкын калдыру сәясәтен алга сөрәләр  булса кирәк. Шундый ният белән, алар, миллилекнең  асылын халыкның туган теле тәшкил итүен аңлап, илнең титул милләтеннән башка халыкларның туган телләре кулланылышын тарайтуга, балаларына мәктәптә ана телләрен укытуны чикләүгә, милли мәгарифне бетерүгә юнәлтелгән гамәлләр кылалар. Хәер, хакимият әһелләре бу хакта ачыктан-ачык белдермиләр, сүздә, янәсе, милли мәдәниятләргә, телләргә зыян китерү  яклы түгел. Әмма гамәлләрендә капма-каршы күренеш хөкем сөрә.
Соңгы берничә елда үзәк хакимият туган телләрдә аралашуны, аларны өйрәтү-укытуны тоткарлый торган карарлар кабул итте. Бу хакта инде күп язылса да, аларны тагын бер тапкыр искә төшерү кирәктер. Болар – белем бирүнең дәүләт стандартларыннан милли компонентларны төшереп калдыру, туган тел һәм әдәбиятны мәктәпләрдә 10 нчы сыйныфка кадәр генә, атнасына икешәр-берәр сәгать кенә һәм факультатив рәвештә укыту, милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын русча тапшыруны мәҗбүри итеп кую, туган тел һәм милли әдәбият дәреслекләрен Мәскәү рөхсәте белән генә бастырып чыгару һәм тагын кайбер чикләүләр турындагы карарлар. Шуның өстенә, төрле хәйләләр корып, оптимизация үткәрүне сәбәп итеп, татар мәктәпләренең санын нык киметүгә ирештеләр.
Татар мәктәпләрен бетерүгә уку йортларының җитәкчеләре, шул исәптән хәтта кайбер татар директорлары да ярдәм итәләр: үзләренә эшне җиңеләйтү өчен булса кирәк, татар мәктәпләрендә дә русча укытуга күчә баралар.
Татар балаларына туган телләрен укытуны төрле сылтаулар табып бетерә бару   күренешенең иң гарьләндерерлеге, күңел кайтарырлыгы шул: балаларга туган телләрен укытуга кайбер татар ата-аналарының үзләренең дә каршы килүе турындагы хәбәрләр ешая бара. Инде болай да хәтта Татарстанның үзендә  яшәүче татарларның яртысыннан күбрәге туган телендә аралашмый.
Бу  – татарларның туган теленең, димәк, мәдәниятенең, гореф-гадәтләренең  һәм традицияләренең яшәешенә яный торган зур куркыныч. Әгәр дә республика җитәкчеләре, намуслы татар зыялылары, җәмәгатьчелек ашыгыч рәвештә хәлиткеч, нәтиҗәле чаралар күрмәсә, татар халкының рухи халәтенә ябырылып килгән хәвеф котыла алмаслык бәла-казага әверелергә мөмкин.
Уйлау сәләте булган һәркемгә аңлашыладыр: бүгенге көндә телебезгә, димәк, халкыбызның алдынгы милләт буларак саклануына янаган иң зур куркыныч – татар мәгарифенең, әле әйтелгән сәбәпләр аркасында, бетүгә йөз тотуы.
Һәлакәтнең килеп җиткәнен көтеп утыру мәртәбә түгел. Аннан котылу өчен, бөтен көч-куәтебезне туплап, акылыбызны ныклап җигеп, җиң сызганып, ашыгыч чаралар күрү мәгъкуль. Бу уңайдан без кайбер фикер-тәкъдимнәребезне бәян итүнең  зыяны булмас дип уйлыйбыз.
Телебезнең һәрьяклап дәрәҗәсен күтәрү эшенә җитәкчеләр белән халыкның бердәм һәм актив керешүе кирәк. Җитәкчеләрдән аеруча җитди, хәлиткеч бурычны зур вәкаләтле республика башлыгы үти, әлбәттә. Ул, иң тәҗрибәле, зур белемле галимнәрдән, педагоглардан, күренекле мәдәният хезмәткәрләреннән эшлекле комиссия оештырып, аңа тиз арада татар теленең абруен күтәрү чараларын күрүнең конкрет программасын төзү бурычы куяр һәм тиешле органнарга бу документта күздә тотылган чараларны башкару эшен йөкләр, дип уйлыйк. Безнең фараз кылуыбызча, ул программада әдәби телебезне, саклап, алга җибәрү өчен мөһим бурычларны гамәлгә ашыру юллары һәм чаралары сурәтләнгән булыр.
Андый бурычларның бүгенге көндә иң әһәмиятлесе, кичекмичә үтәлергә тиешлесе ул – татар мәгарифенең, тәгаенләп әйткәндә, татар телен һәм әдәбиятын укытуны җайга салу. Бу мәсьәләдә проблемалар җитәрлек. Аларны ачыклап, бу өлкәдәге эшне яхшырту һәм камилләштерүгә юнәлтелгән конкрет тәкъдимнәр ясау өчен, белдекле кешеләрне җәлеп итеп, шуларның ярдәме белән татар мәктәпләренең эшен һәм рус  мәктәпләрендә татар телен укытуның торышын тикшерү зарур. Алар, татар телен укыту мәсьәләләрен: методикасын, укучыларның туган телләрен өйрәнү дәрәҗәсен, укытучыларның квалификациясен, эшләренең сыйфатын, уку әсбаплары белән тәэмин ителүен, мәктәп җитәкчеләренең, педагогларның татар телен укытуга мөнәсәбәтен һәм башка мөһим мәсьәләләрне принципиаль рәвештә тикшереп, татар телен укыту эшенең торышына  объектив бәя бирсен иде.
Хәзерге шартларда татар теленең абруен һәм дәрәҗәсен күтәрү бурычын уңышлы хәл итү өчен иң кирәкле нәрсә ул – милләттәшләребезгә, бигрәк тә ата-аналарга туган телнең әһәмиятен аңлату, ягъни идеология эше белән нәтиҗәле итеп шөгыльләнү. Бу фикернең җитди нигезе бар, һәм ул менә нәрсәдән гыйбарәт.
Әйтеп киткәнебезчә, татар ата-аналарының кайберләрендә һәм, гомумән, милләттәшләребезнең шактый зур өлешендә үтә гаҗәп хәл – татар халкының асылына  тискәре мөнәсәбәт, аның бөтен хасиятен – телен, мәдәниятен һ.б. өнәмәү хөкем сөрә. Бу күп нәрсәләрдә чагылыш таба: татарларның шактый күбесе үз телен белми һәм белергә дә теләми, белгәннәренең дә күбесе аңа битараф: бу телдә аралашырга теләми, татарлар тормышы белән кызыксынмый, татарча китаплар, газета-журналлар укымый, радио-телевидение тапшырулары карамый, спектакль-концертларга йөрми һәм балаларына да үз телләрен өйрәтү белән шөгыльләнми. Бу – татар милләтенең киләчәгенә янаган иң зур хәвеф.
Болай татарларның бер өлешенең үз милләтенә битараф карашта торуын һәм хәтта аңа түбәнсетеп каравын бик күптәннән – Казан ханлыгы Иван Грозный гаскәрләре тарафыннан яулап алынган чордан бирле үк башланып, хаким милләт алдында кимсенеп, буйсынып  яшәргә күнеккән булуының чагылышы дип аңларга буладыр. Әмма инде XXI гасырда – бөтенләй икенче төрле заманда гомер кичерүебезне исәпкә алсаң, хәзер дә үзеңне түбәнсетеп яшәүне аклап булмас. Әлегә кадәр кайбер кешеләрдә андый караш хөкем сөрүнең сәбәбен аларның укымышлылык, аңлау  дәрәҗәләре түбән булуында дип уйларга туры килә.
Ләкин, ничек кенә булса да, без үзебезнең милләт кешеләрен читкә тибәреп, алардан ваз кичәргә тиеш түгел, аларны тәрбияләп, дөрес юлга бастыру фарыз. Шуның өчен Татарстан җитәкчеләренең, тиешле оешмаларның бүгенге көндәге изге бурычы – халыкка миллилек сыйфатларының әһәмиятен түземлелек белән, акыллы итеп аңлатып, анда милли аң, милли рух һәм милли горурлык сыйфатларын тәрбияләү.
Бу эш дәүләт күләмендә, җитди чаралар күреп, кичекмичә эшләнергә тиеш. Югыйсә соңга калырга мөмкин: хәзер, үзәк хакимиятнең теләгенә кушылып, татар теленең ролен күтәрүгә, аны балаларга өйрәтүгә, аның кулланылышын киңәйтүгә каршы астыртын пропаганда таратыла башланды булса кирәк. Соңгы вакытларда халык арасында «Татар теле нигә кирәк ул?» «Рус телен белгәч, шул җитмимени?» «Татар теленең кулланылышы бетә бара, шулай булгач, аны белүнең, өйрәнүнең, балаларга өйрәтүнең кирәге юк» дип сөйләнеп йөрүчеләрне көннән-көн күбрәк очратырга һәм ишетергә туры килә.
Мондый фикерләр, карашлар – татар халкын алдынгы, бай тарихлы, югары культуралы милләт буларак яшәвеннән туктатуга, аның телен, мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен, традицияләрен бетерүгә юнәлтелгән реакцион пропаганда нәтиҗәсе. Моңа каршы контраргументлар җитәрлек. Кайберләрен хөрмәтле укучылар игътибарына тәкъдим итик.
Беренчедән, берничә тел өйрәнү һәм шул телләрдә аралашу кешенең акыл сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Икенчедән, берничә тел белү аралашу даирәсен киңәйтә, башка телләрдә сөйләшүче кешеләр белән дә мөнәсәбәткә керү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, татар телен белсәң, аның белән кардәш төрки телләрдә сөйләшүче күп ил кешеләре белән аралашырга мөмкин. Мисал: мин, Иранда булганда, андагы азәрбайҗаннар белән, Кытайда чагында уйгурлар белән татарча ярыйсы гына аңлаштым.
Өченчедән, иң җитди мәсьәлә шул: туган телеңне белмәү һәм аны өйрәнергә, ул телдә сөйләшергә, сөйләргә теләмәү –  атаң-анаңны, әби-бабаңны, кардәшләреңне, халкыңны хөрмәт итмәү, яратмау дигән сүз. Туган тел ул – иң якын кешеләрең кебек үк кадерле нәрсә. Аны, беренче булып, һәркемнең изге кешесе – анасы өйрәтә, шуның өчен без,татарлар, туган телебезне ана теле дип тә атыйбыз. Хәзер татарча белмәгән һәм өйрәнергә дә теләмәгән кайбер кешеләр «Үзеңне шушы милләт вәкиле дип санау өчен татарча белү шарт түгел, татар кешесе итеп тойсаң, татарлык рухың булса, шуның өстенә ислам дине тарафдары да булсаң, шул җитә» дигән фәлсәфә тараталар. Бу  – ялгыш фикер. Халыклар, аларның телләре мәсьәләләре белән шөгыльләнгән галимнәрнең фәнни нигезләнгән фикеренчә һәм тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, тел – халыкның, милләтнең төп билгесе, тел югалса, халык үзе дә бетә.
Бу уңайдан кайбер ата-аналарның балаларын татар мәктәпләрендә укытырга, рус мәктәбендә укыганнарын татар теле дәресләренә йөртергә теләмәүләрен истә тотып, хөкүмәтебез, мәгариф министрлыгы уку йортларының җитәкчеләренә, укытучыларга ата-аналарга туган телнең әһәмияте, тормыштагы зур роле, балаларына туган телләрен өйрәтүнең гаять кирәкле гамәл, ата-ананың изге бурычы икәнлеген үтемле итеп аңлату эшен йөкләргә тиеш. Ата-аналарга балаларның туган телләрен белүе киләчәктә аларның матди яктан җитешле яшәве өчен генә түгел, барыннан да бигрәк, аларның ата-анасыннан, әби-бабаларыннан килгән халык вәкилләре, шушы милләткә табынып, шуның телен, мәдәниятен, игелекле гореф-гадәтләрен, традицияләрен үзләштерүе һәм үз халкының алга баруына, прогрессына хезмәт итәрлек кешеләр булып үсүе өчен кирәк. Ата-ана үзе дә белсен, балаларына да төшендерсен: туган телеңне өйрәнмәсәң, белмәсәң, үз милләтең кешесе булмыйсың, димәк, үзеңне табып, тәрбияләп үстергән ата-анаңа, әби-бабаларыңа, кардәшләреңә һәм халкыңа хыянәт итәсең булып чыга. Укытучылар ата-аналарга да, балаларга милли мәсьәләне, туган тел мәсьәләләрен менә шулай үтемле, җитди итеп аңлатырга тиеш.
Татар мәктәпләрендә, чыгарылыш имтиханнарын (БДИ) русча тапшыру аркасында, аттестаттагы билгеләре түбән булып, мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызлар югары уку йортларына керә алмас дип, рус телендә укытуга күчә бару урынсыз һәм туган телебезнең киләчәге өчен зыянлы. Хәзер татар мәктәпләрендә дә рус телен  өйрәтүгә күп вакыт бирелә, һәм ул, гомумән алганда, яхшы укытыла, дип фарыз кылырга нигез бар, чөнки рус теленә дәүләт тарафыннан игътибар зур. Димәк, татар мәктәпләрендә укып чыккан яшьләр дә русча яхшы беләләр, шулай булгач, аларның, югары уку йортларына кереп, уңышлы укулары өчен берни дә комачауламый. Искәртеп китик: моннан күп еллар элек татар мәктәпләрендә рус телен хәзергегә караганда азрак вакыт белән укыталар иде, мөгаен, сыйфаты да түбәнрәк булгандыр. Шуңа да карамастан татар мәктәпләрен тәмамлаган егет һәм кызлар, зур конкурслы вузларга да кереп, уңышлы укып чыгалар иде. Моның мисаллары күп. Бу юллар авторының үзенә дә, хәтта авылдагы татар мәктәбенең 7 нче сыйныфын гына тәмамлаганнан соң, рус телендә укытыла торган техникумга кереп, уңышлы укып чыгарга насыйп булган иде.
Татар мәктәпләренең санын арттырып, аларда яшьләр күбрәк укып чыксын өчен, республика җитәкчеләренә, татар мәктәпләрендә укытуның сыйфатын күтәреп, аларның матди базасын ныгытып, шулай ук абруйлы (элиталы) яңа татар мәктәпләре төзеп, милли уку йортларының дәрәҗәсен күтәрергә һәм бу мәктәпләрне тәмамлаган егет-кызларга югары уку йортларына кергәндә, күпмедер льготалар бирү мәсьәләсен көн тәртибенә куярга кирәк.
Бу язмада бәян ителгән мәсьәләләр уңаеннан, тагын бер әһәмиятле бурыч турында әйтеп китик. Бу – моннан берничә ел элек ялгыш гамәлдән чыгарып калдырылган  Казан педагогия университетын  торгызу ихтыяҗы. Татарча һәм русча укыта алырлык яхшы педагоглар әзерли торган, Россиядә иң алдынгы вузларның берсе булган әлеге югары уку йортын тиз арада яңадан гамәлгә кертсәң, бу татар мәктәпләренең эшен җанландырып җибәрүгә һәм туган телләрен яхшы белгән, югары белемле мәгариф һәм мәдәният белгечләре әзерләүгә зур мөмкинлекләр ачачак.
Милләтебезнең уңышлы яшәешенең нигезен тәшкил иткән милли мәгарифне, татар телен һәм әдәбиятын укытуны, җанландырып, югары нәтиҗәле итүгә караган фикер-тәкъдимнәр монда язылганнар белән генә чикләнми. Бу мәсьәләне газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында киңрәк яктыртып, телебезнең абруен күтәрү, аны балаларга укытуны яхшырту зарурлыгы хакында халык фикерен белеп тору файдалы булыр иде.

                                                                                              Рүзәл ЮСУПОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ