Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабага академик десант килде

Саба төбәге, күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән генә түгел, күпсанлы фән эшлеклеләре белән дә хаклы горурлана. Академик, библиограф Әбрар Кәримуллин, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов, медицина фәннәре докторы, хирург Алмаз Ахунҗанов, физика-математика фәннәре докторы, физик Мәхмүт Зарипов, тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков, әдәбият галиме Рифат Сверигин, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов кебек галимнәр – Саба төбәгенең генә түгел, бөтен татар халкының да горурлыгы һәм мактанычы.

Саба мөгаллимнәре бүген дә укучыларда фәнгә кызыксыну тәрбияләү юлында үз районнарыннан чыккан галимнәр эшчәнлеген өлге итеп алалар. Татарстанда Фәнни-технология үсеше елы дип игълан ителгән агымдагы елда бигрәк тә. Якташ галимнәре белән генә чикләнмичә, республикабызның фәннең төрле өлкәләрендә эшләүче галимнәрне Сабага чакырып, укучылар белән иҗади очрашулар уздыруны да күркәм гадәткә керттеләр. Әле менә кичә генә Саба гимназиясе Казаннан бер төркем академиклар десантын кабул итте. Әлеге гыйлем йортында Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, башкалабыздагы югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашында фәнни-гамәли конференция булып узды. Очрашу бүгенге көннең иң актуаль темасы – әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә багышланды. Кунаклар арасында “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, биология фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Бәхтияр Измайловлар бар иде. Аларның һәркайсы үз өлкәләренә караган фәнни докладлар белән чыгыш ясады. 

Очрашуның икенче өлеше “Һөнәрләр турында шоу" рәвешендә дәвам итте, ягъни районның барлык урта мәктәпләреннән килгән 140 өлкән сыйныф укучысы, өч төркемгә бүленеп, КФУ, КИТТУ-КХТИ, КДЭУ галимнәре, студентлары катнашында оештырылган иҗат лабораторияләрендә практик тәҗрибәләр үткәрүдә катнашып, теоретик белемнәрен ныгытты. Алар алдан узләре белән әзерләп алып килгән чишмә яки өй краныннан агызып алынган суга, йорт яны бакчаларындагы туфракка, сулый торган һавабызга галимнәр, студентлар ярдәме белән анализ ясады, файдалы мәгълүматлар алды.

Таһир САБИРҖАНОВ 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ