Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Күперендә заманча балалар бакчасы төзелә

Күптән түгел Салават Күпере торак районындагы 260 урынлы балалар бакчасында 16–20 бала сыйдырышлы 14 төркем ачылышы турында хәбәр иткән идек.

Бүген әлеге балалар бакчасы төзелеш мәйданчыгында субай кагу эшләре тәмамланган, фундамент блокларының 80 % ы салынган. Хәзер эшчеләр кирпеч күтәртүгә тотынган. Яңа бакча төзелешен вакытында тәвәккәлләү өчен 50 төзүче хезмәт куя.

Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, балалар оешмасында музыка һәм физкультура заллары, туклану блогы, кер юу һәм административ бүлмәләре булачак. Салават Күперендә быел өч яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзеләчәк. 

Бүген «Яратам» торак комплексында төзелеш эшләре дәвам итә. Өченче балалар бакчасының төзелүен Ягодинская урамында көтәләр. Һәрбер балалар бакчасы бер-берсен кабатламаган махсус дизайн-проект буенча төзелә һәм анда балалар өчен уңайлы һәм заманча булган барлык шартлар да булачак.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ