Логотип Магариф уку
Цитата:

Себер татар авылы Кыскыркүлдә кышкы Сабантуй үткән

Сабантуй үткәрер өчен сәбәп кирәкмени? Аңа бары теләк һәм милләтеңне ярату да җитәдер. Безнең халык кыш уртасында да гөрләтеп Сабантуй үткәрә ала. Шушы көннәрдә Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Кыскыркүл татар авылында яшәүчеләр Сабантуй бәйрәм иткән.

Бүген Себер татар авылында йөзгә якын кеше яши. Йорт тәрәзәләрендә утлар яна, мәктәпләре эшли. Авыл мәктәбендә 16 баланың укуы да куанычлы. Мәчет тә төзелә. Җәй көне ачылышын көтә авыл халкы. Сазъяк авылына кыш көне генә барырга мөмкин. Җәй көне анда вертолёт кына оча. «Зөбәрҗәт» һәвәскәр сәнгать иҗатының халык ансамбле җитәкчесе Эльвира Голубева – «Кышкы Сабантуй тәгәрмәче»  проектының авторы да. Алар Түбән Тәүде районында урнашкан татар авылларында шушы проектны тормышка ашыралар. Юл кыенлыклары булу сәбәпле, елдагыча беренче Сабантуйны Кыскыркүлдә үткәрергә уйладык, ди Эльвира. Узган ел Тарман, Киндерле һәм башка авылларда «Сабантуй тәгәрмәче»н  оештырганнар.
Цивилизациядән ерак урнашкан авылда «Кышкы Сабантуй тәгәрмәче» нә бар авыл халкы җыелган. «Себер» мәдәният һәм ял үзәге артистлары быел да җырлар, уеннар, конкурслар әзерләп килгәннәр. Татарча бию конкурсы да үткән. Көянтә белән дә йөгергәннәр, капчык белән көрәшкәннәр, аркан да тартышканнар. Түбән Тәүде дә «Зөбәрҗәт»сез Сабан туе узамыни? Ансамбль башкаруында халык җырлары, туган як, дуслык турында җырларга дәррәү китереп кул чапканнар.

«Сабантуй тәгәрмәче» июнь аенда кабат старт алачак. Эльвира ханым сер итеп кенә тагы бер яңа проекты белән таныштырды. «Корбан бәйрәме уңаеннан, авылларда олуг бәйрәмегезгә һәм Гаилә елына багышланган концерт оештырырга телибез. Килегез, барыгызны да чакырабыз!» –  диде ул.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ