Шәһәрдә дә бәйрәмнәр татар телендә уза
Безнең Түбән Кама каласында да Чыршы бәйрәмнәре гөрләп узды. Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә генә түгел, китапханәләрдә, ишегалды клубларында, паркларда, иҗат йо...
Безнең Түбән Кама каласында да Чыршы бәйрәмнәре гөрләп узды. Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә генә түгел, китапханәләрдә, ишегалды клубларында, паркларда, иҗат йортларында, микрорайоннарда да зурлап үткәрелде. Атна-ун көн дәвамында кемгә кайда уңайлы шунда барды, күңел ачты, тамаша кылды, бәйрәмчә киенеп теләгән ролен башкарырга мөмкинчелек тудырылды. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә кем булып киенергә теләсәң шуның костюмын табарга мөмкин. Хәер, без үскәндә андый киемнәр сатылмаса да аптырап тормадык, үзебез тегеп кидек, Кар кызының калфагын да үзебез ясый, чыршыдан төшеп ватылган уенчыкларны эшкә җигеп, ялтыр-йолтыр бизәкләр дә ябыштыра торган идек...
Шәхсән, мин үзем берничә Яңа ел кичәсендә булдым. Әмма, «Шинник» спорт сараенда тамаша кылган Чыршы бәйрәме күңелдә аеруча уелып калды. Чөнки ул үзебезчә – саф татар телендә уздырылды. Г.Тукайның Шүрәлесе генә түгел, кара урманнан килгән Убырлы да, хәттә мультфильм геройлары да туган телебез – татар телендә сөйләште, җырлады, биеде.
Гомумән, килеп керүгә үк матурлыктан күз камашырлык, үзеңне сихри бер патшалыкта итеп хиситтең. Зур залның дүрт як стенасы да махсус бизәлгән, сихри-әкияти йортны хәтерләтә. Анда сурәтләнгән кышкы бизәкләр, Кар бабайлар, урман җәнлекләре барысы да чын кебек, әйтерсең лә, җыйнаулашып бәйрәмгә күңел ачарга килгәннәр. Берсеннән-берсе зәвыклы костюм кигән мультфильм геройлары: куян, бүре, аю, төлке, бегемот һ.б. да шуны раслый кебек.
Тирә-юньгә милли көй агыла... Күз явын алырдай милли киемнән киенгән алып баручылар: Ләйсән Аслаева белән Азалия Кәримова, Тәүфыйк ролен башкаручы – Ралиф Сәләхиев, Кар кызы – Лилия Шәйхәтдарова, Кыш бабай – Руслан Әмиров, Убырлы – Гүзәл Зәйнуллина, Шүрәле – Таһир Багаветдиновлар үзләренең матур сөйләмнәре белән тамашачыларны үзләренә каратты Ялгышып ник бер рус телендә сүз ычкындырсыннар.
Һәммәбезгә дә үрнәк булып торырлык, осталыклары да чиксез, мавыктыргыч итеп алып баруларында, рольләрне бүлеп сәхнәләштерүләрендә чагылды.
Бәйрәм сценариесенең эчтәлегенә килгәндә, башыннан алып азагына кадәр тәрбияви алымнар кулланылуы аеруча сөендерде.
Шүрәле бик нык үзгәргән, чөнки ул кичләрен китап укый икән. Шуңа күрә акыллы, зиһенле, моннан ары һич алданмас. «Былтыр кыстырган бер бармак өчен үч тә сакламыйм», – дип, балалар белән уйный, шаяра. Явыз Убырлыны да яхшылыкка өнди. Тик мактанчык балаларны һич сөйми. Бәйрәм башында: «Мин – батыр!» – дип шапырынган Тәүфыйкны төп башына утыртты, бармагын бүрәнәгә кыстыртты, «Кем бармагыңны кысты?» – дип сораучыга да «Мин – тиле», – дип әйтергә кушты... Әлбәттә, көлкегә калган Тәүфыйк ялгышын бик тиз аңлады, Шүрәледән гафу үтенде...
Һәрвакыт тискәре роль башкаручы бүренең дә холкы үзгәргән. Ул элекке кебек, куянны рәнҗетми, киресенчә аңа ярдәм итә, бу юлы да Кыш бабай белән Кар кызына юлны алар эзләп таптылар, бер-берсе белән аерылмас дуска әверелделәр...
Хәер, Кыш Бабай белән Кар кызы да татар халык көенә бии-бии керделәр, нәниләрне котлап, бүләкләр өләштеләр. Һәрберсенә рәттән түгел, беренче чиратта уңган-булганнарга, туган телебездә матур аралашканнарга, тырышып «4»ле һәм «5»ле билгеләренә укучыларга бүләкләре мулдан иде.
Бәйрәмгә күңел ачарга килгән балалар да әкият геройларыннан калышмаганнар, төрле-төрле костюмнар кигәннәр. Алар, әти-әниләре, апа-абыйлары, эне-сеңелләре белән бергәләшеп, саф татар телендә чыршы тирәли җырлы-биюле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, сәхнәләштерелгән күренешләр куйдылар.
«Икенче сулыш» ансамбленә йөрүче кызлар «Кар бөртекләре биюе»н аеруча килештереп биеде. Бер сәгатькә якын дәвам иткән мавыктыргыч тамашының үтеп киткәнен сизми дә калдык. Бәйрәм тәмамлангач та, халыкның тараласы килмәде. Шушындый бай, тәрбияви эчтәлекле, милли Чыршы бәйрәмен оештырган Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе рәисе Рөстәм Ганиевка, «Татнефть-нефтехим» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең идарә итүче компаниясенә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Саф татар телендә берсеннән-берсе оста уйнаган әкият геройлары белән чиратлашып фотосурәткә дә төштеләр.
Комментарийлар