Логотип Магариф уку
Цитата:

Шимбә көнне дә әле Татарстанда көчле җил-давыл туктамаячак

Бүген төнлә һәм иртәгә көндез дә әле көчле җил, буран туктамаячак, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булачак. Юеш кар биткә сыланачак.

Атна башыннан бирле инде кышкы буран чолганышында, тотрыксыз табигать шартларында яшәп ятуыбыз. Соңгы вакытта метеорологларның алдан кисәтеп куюын мыек астыннан елмаеп кына кабул итүгә гадәтләнә төшкән идек. Аларның бу җомга-якшәмбе көннәрендә кабаттан көчле җил, буран котырачагы хакында искәртүен үзем дә шулайрак кабул иткән идем. Тик юраулары юш килде. Бүген иртән торышка күз ачкысыз буран котыруын, көчле җил, ишеп-ишеп кар явуын күреп шаккаттык. Әле атна башында булганы кышкы табигать пырдымсызлануының баласы гына булган икән шул. 


Менә шунлыктан да юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында республикабыз территориясе аша уза торган федераль әһәмияттәге автомобиль юллары участокларында иртәнге сәгать биштән автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде. Дәүләт автоинспекциясе шимбә көнне дә машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Чөнки Татарстанда иртәгә дә әле җилнең тизлеге секундына 23 метрга җиткән буран хакимлек итәчәк. Бүген төнлә һәм иртәгә көндез дә әле көчле җил, буран туктамаячак, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булачак. Юеш кар биткә сыланачак. Җил көньякка авышачак. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык. Температура төнлә 2 – 7 градус салкын, ә көндез нульдән минус 5 кә кадәр булачак.


Бүген кичке сәгать 9 га кадәр Татарстанда шторм кисәтүе гамәлдә. Һава торышына карап, аның озайтылуы да бар. Шуңа да үтә ашыгыч йомышыгыз булмаган очракта кышкы юлга чыкмавыгыз хәерле. Чыккан очракта да машинагызның төзек, ягулыгыгызның җитәрлек булуын кат-кат тикшереп, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, сакланып йөрүегез сорала.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ