Логотип Магариф уку
Цитата:

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме 24 – 25 майга планлаштырыла

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы быел «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен 24–25 майда уздырырга киңәш итте.

«Төбәкләрдә соңгы кыңгырауны уздыру турында карар кабул ителде: 24 – 25 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 28 һәм 29 июньдә», – диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

«Россия» халыкара күргәзмә-форумында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге, Россиянең барлык регионнары, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы оешмалар вәкилләре катнашында программа узды.

Чарада педагогик династияләр вәкилләре, Бөтенроссия һөнәри конкурслары призерлары, педагоглар, мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар катнашты, дип хәбәр итә ТРның Мәгариф һәм фән  министрлыгы  сайты.

Мөршидә Кыямова
Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ