Логотип Магариф уку
Цитата:

Соңламасыннар иде...

4 февральдә  ел саен  “Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне” билгеләп үтелә. Җир шарының барлык илләрендә әлеге яман чиргә каршы юнәлгән  чаралар уздырыла. Татмедианың брифи...

4 февральдә  ел саен  “Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне” билгеләп үтелә. Җир шарының барлык илләрендә әлеге яман чиргә каршы юнәлгән  чаралар уздырыла. Татмедианың брифинглар залына КДМА директоры, профессор, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш белгече, онколог Рөстәм Хәсәнов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының РКОД баш табибы Илгиз Һидиятов,  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, онколог, РКОДның медицина технологияләре иминлеген  һәм нәтиҗәлелеген бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Нагумановның каләм әһелләре белән очрашырга килүе дә нәкъ менә  шушы көнгә бәйләнгән иде.
Идел буе Федераль округының штаттан тыш баш белгече Рөстәм Хәсәнов онкологларның соңгы елларда нәтиҗәле эшләүләрен билгеләп үтте.    Авыруларны компьютерлы томография, лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә дәвалаулар   уңышлы  нәтиҗәләргә китергән. Моңа, әлбәттә, Татарстанда медицина мәктәбенең көчле булуы белән бергә,  сәламәтлек өлкәсенә зур игътибар ителүе аркасында ирешелгән. Әйтик, пандемия башланып киткәннән соң, ковид иярткән онкологик  авыруларны башка госпитальләргә күчереп тинтерәтмәс өчен,  онкология диспансерында ук ковидка каршы бүлекләр ачылган. 2021 елның гыйнвар–декабрь айларында өлкәннәр арасында уздырылган  диспансеризация кысаларында  794 яман шеш барлыкка килүе, шуның 682 се (85,3%)  иртә стадияләрдә булуы ачыкланган. 2021 елда онкология диспансерында  39 947 пациент тәүлеклек стационарда, 29 432 пациент көндезге стационарда  дәваланган. Югары технологик ярдәм  барлыгы 2733 кешегә күрсәтелгән.  Нурланыш диагностикасы бүлегенә нур ярдәмендә тикшеренүләр уздыру өчен иң көчле аппаратлар сатып алынган.  Бу үз чиратында авыруларны аякка бастырганда, үз вакытында һәм төгәл диагностика кую һәм дәвалау өчен бик тә кирәк.  Аерым алганда нурланыш диагностикасы бүлегендә узган 3173 тикшеренү (РКТ -1451, МРТ – 1205, рентген тикшеренүләре – 517) шул кадәрле дөрес нәтиҗәгә килергә һәм дәваларга ярдәм иткән дигән сүз. “Укучылар бер генә сүзебезгә колак салсыннар – безгә мөрәҗәгать  итәргә соңламасыннар иде,” – диде табиблар, безнең белән саубуллашканда. – Шулай булган очракта без бу яман чирне җиңә алабыз. Әлегә шунсыз мөмкин түгел.”
                                                                           Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ