Логотип Магариф уку
Цитата:

Сораштыру: россиялеләрнең күбесе БДИга каршы

Сораштыру порталы нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 79 проценты Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгарырга кирәк дип исәпли.

Сораштыруда 5,3 мең кеше катнашкан. Аларның күбесе дәүләт имтиханына каршы мөнәсәбәтен белдергән. Катнашучылар фикеренчә, БДИ балаларны мөстәкыйль фикерләргә түгел, ә мәгълүматны ятларга гына өйрәтә. 

БДИга үзгәрешләр кертүне сораштыруда катнашучыларның 15 проценты хуплаган. Респондентларның 5 проценты биремнәр санын киметергә тели.  Телдән өлеш өстәргә 4 процент катнашучы каршы килмәс иде. Шулай ук 4 процент катнашучы тестлар урынына ачык җаваплы биремнәр ясарга тәкъдим иткән. Имтихан урынына тестлар гына тапшыру өчен 2 процент катнашучы тавыш биргән.  БДИ форматы белән тулысынча канәгать, дип катнашучыларның 5 проценты дәүләт имтиханын яклаган.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ