"Советы Первых" - балалар үзидарә органы эшли башлаячак
Быел региональ дәрәҗәдә " Советы Первых" - балалар үзидарә органы эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кон...
Быел региональ дәрәҗәдә " Советы Первых" - балалар үзидарә органы эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев, Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеге республиканың элеккеге яшьләр министры Тимур Сөләйманов беренче уникаль тәҗрибә, бердәм тавыш бирү көне кайчан һәм ничек узачагы, Совет рәисе нәрсә белән шөгыльләнәчәге һәм яңа органның нинди өлкәләргә йогынты ясаячагы турында сөйләделәр.
Спикерлар билгеләп үткәнчә,Татарстанның 929 мәктәбендә һәм 42 көллиятендә «Советы Первых» сайлау кампаниясе тәмамланган. Алар даими нигездә эшләячәк һәм урыннарда "Движение Первых "ның көндәлек, системалы эшчәнлеген формалаштырганда мөһим этап булып торачак. Тиздән республика районнарында рәисләрне сайлаулар башланачак.
Казанның барлык мәктәпләрендә сайлаулар төгәлләнгән. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, Казанның 15 нче гимназиясе иң яхшы сайлау алды кампанияләренең берсе булуы белән горурлана ала. Сайлау процессы җирле мәктәп сайлау комиссиясенең күзәтүе астында узган. Сайлауларда катнашу өчен укучылар тарафыннан махсус «гимназист паспортлары» да эшләнгән.
«Советы Первых» ка кергән балалар һәм яшүсмерләр бергәләп үз проектларын тәкъдим итә һәм тормышка ашыра алачак. Ә остазлар аларга юл күрсәтә.

Комментарийлар