Логотип Магариф уку
Цитата:

Табиб бер ризыкның файдалы үзенчәлекләрен аңлатты

Акмай ашаудан курыкмагыз!

Акмайда А, D, E, K, шулай ук В төркемнәренең кеше өчен бик мөһим витаминнары бар. Ул тире, чәч сәламәтлеге һәм күз белән проблемаларны профилактикалау өчен бик файдалы. Бу ризыкның файдалы үзенчәлекләре турында гастроэнтеролог Анастасия Тимощенко аңлата, дип яза "Кызыл таң".
"А витаминыннан тыш, акмай составында К витамины, шулай ук Е витамины бар. Е витамины көчле антиоксидант булып тора һәм иммун системасы эшчәнлеге, шулай ук тире һәм чәч өчен мөһим. Акмай составында шулай ук  В төркеме витаминнары бар, әмма аларның күләме күпкә азрак. Май, башка сөт ризыклары кебек үк, кальцийның югары микъдары булуы белән аерылып тора", — ди белгеч.
Ул билгеләп үткәнчә, акмайда фосфолипидлар бар, алар – нерв системасы һәм күзәнәк мембраналары төзү өчен мөһим матдәләр. Белгеч бу ризыкның хатын-кызлар сәламәтлеге һәм матурлыгы өчен файдалы булуын да өстәде.
Акмай — дөрес туклануда иң мөһим ризыкларның берсе, ләкин аны куллану өлкәннәр өчен – көнгә 20 граммга, балалар өчен көнгә 10 граммга кадәр чикләнергә тиеш. Гастроэнтеролог белдерүенчә, рационга, акмайдан тыш, үсемлек маен да өстәргә кирәк.
 

Фото Сорина Георгита на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ