Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йортында Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

25 апрельдә 14:00 Татар китабы йортында Башкортстан һәм Татарстанның яшь рәссамнары катнашында «Рәссам китабы. Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Әсәрләр Роберт Миңнуллин иҗ...

25 апрельдә 14:00 Татар китабы йортында Башкортстан һәм Татарстанның яшь рәссамнары катнашында «Рәссам китабы. Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Әсәрләр Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
«Рәссам китабы» — яшь авторлар үз иткән, әмма гадәти булмаган иҗат юнәлеше. Artists’ book жанры китап рәвешендә иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен берләштерә. Гадәттә, мондый «китаплар» бердәнбер нөсхәдә ясала.
Рәссам китаплары шагыйрьнең иҗатына башка яктан карарга мөмкинлек бирә, чөнки мондый «китап» рәссам күзаллавын һәм автор текстын бербөтен итеп берләштерә һәм яңа формалар, текстура һәм материаллар аша Роберт Миңнуллин шигъриятеннән таныш мотивларны укучыга якынайта. Балачак хатирәләре, малай чактан таныш якын елга буйлары, дәү әнинең коймаклары һәм туган йорт бизәкләре — болар барысы да күргәзмәдәге рәссам китаплары аша күңелдәге иң нечкә тойгыларны яңадан уята.
Ачылу тантанасында рәссамнар һәм сәнгать белгечләре катнашачак. Чара кунакларына күргәзмә буенча экскурсия тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне 30 августка кадәр тамаша итеп булачак. Белешмәләр өчен 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ