Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызы» һәм «Татар егете» конкурсының нәтиҗәләре билгеле

Казанда 2 октябрьдән 27  ноябрьгә кадәр Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына Укытучылар  һәм остазлар елына багышланган «Татар кызы» һәм «Татар егете» конкурсы узган иде. Конкурска нәтиҗәләр ясалды...

Казанда 2 октябрьдән 27  ноябрьгә кадәр Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына Укытучылар  һәм остазлар елына багышланган «Татар кызы» һәм «Татар егете» конкурсы узган иде. Конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм аның төп җиңүчеләре итеп 2 нче һәм 155 нче гимназия укучылары Амелия Нигъмәтуллина һәм Кәрим Сафин билгеләнде.
Конкурс шартлары буенча, финалда  катнашучыларга үзләренең визит карточкаларын тәкъдим итәргә, күңелләренә якын булган татар традицияләре турында сөйләргә кирәк иде. Моннан тыш,  конкурсантларга  Казанның төрле урыннары турында видео төшереп, вакытлыча блогер ролен башкарырга, яшьләр өчен заманча милли костюм эскизын ясарга да туры килде. 
Конкурсның финал өлешендә көрәшүчеләр дә призлы урыннарга лаек булды. Беренче урынга 16 нчы гимназия һәм 69 нчы мәктәп укучылары Сәмирә Минһаҗева һәм Иван Пугачев лаек дип табылса, икенче урын 33 нче һәм 179 нчы гимназия укучылары Азалия Сөнгатуллина һәм Дилә Гарипова, 149 нчы лицей укучылары Сәгыйдә Нигъмәтуллина, шулай ук 27 нче, 2 нче һәм 33 нче гимназия укучылары Ислам Захаров, Фәрхәт Садыйков һәм Рүзәл Гыйниятуллинга эләкте. 
Жюри әгъзалары 15 нче һәм 96 нчы гимназия укучылары Таңсу Касыймова һәм Сәмирә Заһидуллина, 121 нче лицей укучылары Әлфия Таһирова булды. Егетләр арасында җиңүне 90 нчы һәм 15 нче гимназия укучылары Әмир Әдһәмов һәм Илнур Нәҗипов һәм 149 нчы лицейдан Солтан Вафиннарны өчен урынга лаек дип тапты. 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ