Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар милләтеннән космонавтлар юк?

Россиядә дөнья күләмендә бик тә шөһрәтле көнне - Космонавтика көнен билгеләп үттеләр! Быел әле бигрәк тә үзенчәлекле ул. Ник дигәндә, илебез гражданы Юрий Алексеевич Гагаринның галәмгә юл яруына төп-т...

Россиядә дөнья күләмендә бик тә шөһрәтле көнне - Космонавтика көнен билгеләп үттеләр! Быел әле бигрәк тә үзенчәлекле ул. Ник дигәндә, илебез гражданы Юрий Алексеевич Гагаринның галәмгә юл яруына төп-төгәл 60 ел. Ничектер, бу дата соңгы вакытта беркадәр тоныклана төшкән кебек үземә. Юкса моннан ун ел элек – 2011 елны хәтта Россия күләмендә тулаем Космос елы дип игълан ителүен дә хәтерлисездер әле. Быел көне килеп җиткәнчегә кадәр, ни матбугатта, ни телевидениедә бу хакта артык шаулаучы да булмады шикелле. Юкса инициатив төркем 12 апрель – Космонавтика көнен Гагарин көне буларак, ял көне итү турындагы тәкъдиме белән дә чыккан иде, ул да һавада асылынып калды бугай.
Тик шулай да галәмне буйсындыру кешелек дөньясы өчен һәрчак алгарыш һәм үсеш символы булды һәм бу хәзер дә шулай. Галәм киңлекләрен үзләштерү, өйрәнү дәвам итә. Бүгенге көндә дөньяда 565 космонавт исәпләнә. Шулардан иң күбе – Америка Кушма Штатларыныкы. Ә Россиянең 124 космонавты бар. Тик әлегә алар арасында татар милләтеннән булганнар гына юк. Бу – уйландыра торган факт. Югыйсә моннан ун ел элек безнең «Мәгариф» журналы Хәлил Гайнетдинов белән Ким Шакировның «Галәмгә омтылган милләттәшләребез» дигән язмасы аша (Мәгариф. – 2011. – №5, 6, 7, 11) галәм киңлекләрен өйрәнүгә үз өлешләрен керткән татарлар белән таныштырган идек. Шушы ук авторларның «Җиһан көтә татарларны» дигән бик тә саллы һәм бай мәгълүматлы китабы белән дә кайберләрегез таныштыр. Тик әлегә татарлар арасында татарлар булмаса да, Татарстанның инде үз космонавты бар. Ул – тумышы белән Бөгелмәдән булган Сергей Рыжиков. Быелгы Космонавтика көнен ул безне галәмнән «күзәтә». Аның инде икенче тапкыр галәмгә очуы. Космонавтика көне уңаеннан ул Түбән Камадагы 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Халыкара космик станциядән котлау җибәрде. 17 апрельдә аның исән-сау Җиргә әйләнеп кайтуын көтәбез.

Шулай ук һәр төбәкнең, һәр районның космос тикшеренүләре белән бәйле горурланырлык шәхесләре бар. Мисалга Мамадыш районын гына китерим. Әйтик, тумышы белән шушы районның Шүләңгер авылыннан булган академик Камил Вәлиев совет ракеталары өчен интеграль җиһазлар җитештергән «Микрон» заводы директоры чагындагы эшчәнлеге өчен Ленин премиясенә лаек була.
Техник фәннәр докторы, КАИның очу аппаратларын конструкцияләү һәм проектлау кафедрасы профессоры Мансур Фоат улы Гарифуллинның да бар эшчәнлеге авиация космонавтикасы белән бәйле булган. Владимир Валерьевич Астапов исә Россия космик приборлар төзелеше фәнни-тикшеренү институтында космик аппаратлар белән идарә итү системалары төзүдә катнашкан.
Димәк, космосны үзләштерү өлкәсендә дә горурланырлык эшләребез, йолдызларга тиңләрдәй күркәм шәхесләребез бар.
                          Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ