Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар сәхнәсендә беренче тапкыр рэп-опера куела

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 19–20 мартта «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын тәкъдим итә.

Авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Әлеге спектакль – бу театраль сезонның өченче премьерасы, дип хәбәр итә К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат үзәге.

Искәртеп узыйк: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасы драматург, режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан Тинчурин театры өчен махсус язылган. Бу – татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера. Спектакль Ittifaq беренче татар рэп-төркеме иҗатына багышлана. Спектакльдәге вакыйгалар шул исәптән Ittifaq төркеме җырлары аша тасвирлана. Рэп-композицияләрне Тинчурин театры артистлары башкара.

Исегезгә төшерәбез: Иттифак (Ittifaq) – 2005 елда оешкан беренче татар рэп төркеме. Төркемдә: Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев, Альбина Сөләйманова. Беренче альбомнары «Бәлки» дип атала, ул 2007 елның сентябрендә чыкты. Сүз уңаеннан, Ittifaq төркеме тыңлаучыларына сюрприз әзерли: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы көнне онлайн-мәйданчыкларда яңа музыкаль альбом чыгарачак.

Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры:

– Казан – яшьләр, студентлар шәһәре. Шуңа да карамастан шәһәребездә яшьләр өчен театраль контент күп түгел. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы, тормышны заяга уздыру, җиңел тормыш артыннан куу кебек, яшьләр арасында еш очраган проблемаларны күтәрә. Әлеге спектакль Ittifaq музыкаль төркеме җырларына нигезләнгән. Стилистикасы да, текстны җиткерү дә рэп стиленә, речитативка охшаган. Шуңа хип-хопера дип атала. Спектакльдәге катлаулы, шул ук вакытта актуаль теманы тамашачыга җиңел итеп җиткерергә телибез, ди проект авторлары. 

+18
 

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ