Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар сүзе» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Быел «Татар сүзе» бәйгесенә «Туган тел» дип аталган яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт милләте вәкилләре үз туган телләрендә әсәрләр башкара ала. Бу турыда конкурсны...

Быел «Татар сүзе» бәйгесенә «Туган тел» дип аталган яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт милләте вәкилләре үз туган телләрендә әсәрләр башкара ала. Бу турыда конкурсны оештыручылар "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. 


Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк.


Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Катнашучылар туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен яки үзләре язган әсәрләрне башкарып видеога төшерергә һәм туры килгән номинацияне билгеләп видеоны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына юлларга һәм сылтама буенча анкета да тутырырга тиеш.



 Бәйге ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд - 1500 000 сум
Конкурсның жюри составында Рамил Төхвәтуллин, Разил Вәлиев, Луара Шакирҗанова, Ркаил Зәйдулла, Ирек Хафизов, Илдар Хәйруллин кебек танылган шәхесләр бар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча март - апрель айларында, елдагыча концерт оештырылачак.

Фәния Лотфуллина


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ