Логотип Магариф уку
Цитата:

Алинә Шәгәрәева Гран-прига лаек булды

Казанда туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы булып узды.

Анда башкалабыздагы 13 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Шәгәрәева Гран-прига лаек булды. 

Бәйгедә илнең төрле регионнарыннан 77 укытучы татар, рус, чуваш, удмурт, мари  телләрендә мастер-класс күрсәтте, проект эшләре башкарды, түгәрәк өстәлдә катнашты.

Шунысын да әйтик: Алинә Шәгәрәева «Ел укытучысы–2023» республика конкурсында I урынга лаек булды. Соңыннан ул, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия бәйгесендә катнашып,  беренче бишлеккә кергән иде. «Мәгариф» журналының 2023 елның апрель санындагы «Мөгаллимә һәм шагыйрә» материалы  аңа багышланган.


Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ