Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар халык иҗаты» басмасы тәкъдим ителде

Җыентык татар халык авыз иҗатының барлык жанрларын үз эченә җыйган.

«Татар-информ» агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән 25 томлык «Татар халык иҗаты» академик басмасының 9 томы дөнья күргәне хакында билгеләп үтелде.

Татар халык иҗаты» академик басмасында моңа кадәр басылып чыкмаган  татарларның фольклор мирасын  халыкка җиткерү, әсәрләрне популярлаштыру, тарихның мәдәни ядкярләрен теркәү, татар фольклоры буенча тикшеренүләр нәтиҗәләрен берләштерү максаты белән әзерләнгән. Җыентыкта фәнни басмаларда элек дөнья күргән, фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелгән, кыр тикшеренүләре барышында җыелган, архивларда сакланган, фәнни-теоретик тикшеренүләр, комплекслы фәнни экспедицияләр нәтиҗәсендә табылган материаллар урын алган. 

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов сүзләре буенча, белгечләр 2000 еллар ахырыннан бирле ел саен экспедициягә чыгып, 400 ләп татар авылларда булып кайтканнар. Шул рәвешле, халык иҗаты әсәрләре җыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ