Логотип Магариф уку
Цитата:

«ТатАрчаҖәй»дән китәсе килми

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте җәйге каникуллар вакытында да гөр килеп тора, чөнки быел биредә тәүге тапкыр Россия төбәкләреннән килгән татар балалары Тукайның туган ягында милли мо...

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте җәйге каникуллар вакытында да гөр килеп тора, чөнки быел биредә тәүге тапкыр Россия төбәкләреннән килгән татар балалары Тукайның туган ягында милли мохиттә  ял итә. Шуңа күрә аланның исеме дә җисеменә туры килеп тора : «ТатАрчаҖәй».
–Татар теленең диалектлары төрле булса да, бер-беребезне аңлыйбыз, биредә бик күңелле һәм файдалы итеп ял иттек, инде китәргә дә вакыт җитте, хушлашу бик авыр, күзгә яшь, тамакка төер тыгыла хәтта. 18 көн сизелмичә дә узып китте. Мәктәпне тәмамлагач, үзебездә институтка укырга керергә уйлап йөри идем, хәзер фикерем үзгәрде. Укуымны Арча педагогия көллиятендә дәвам итәчәкмен, – ди Төмәннән килгән Альбина Әхәтова.

Аланга кайлардан гына килмәгәннәр: Казахстан, Пенза, Чиләбе, Әстерхан, Пермь, Ульян, Чиләбе, Волгоград, Мәскәү,  Томск, Түбән Новгород, Волгоград, Ставрополь, Саратов, Башкортстан, Удмурт Республикасы, Мари Иле һ.б.
–  Лагерьның төп максаты – балаларны татар телендә сөйләм практикасын камилләштерү, татар мохитенә күндерү. Без “Дуслык”, “Без Тукай оныклары” һәм “Гөлстан” лагерьларын берләштердек. Бу – безнең коллектив өчен зур җаваплылык. Төшкә кадәр “белем сәгате” булса, көннең икенче яртысында төрле чаралар уздырабыз. Балаларның КФУ галимнәре белән дә, танылган шәхесләр белән дә якыннан танышу, аралашу мөмкинлеге бар. “Язучы дәрес бирә”, “Башваткыч” проектларын  тормышка ашырдык.  Педагогларыбыз, тәрбиячеләребез, пешекчеләребез генә түгел, үзебезнең егермегә якын студентка да эш табылды лагерьда. Алар әйдәманнар, –ди  Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова.

Кырлайга, Казанга  экскурсияләр, “Сорнай” ансамбле белән очрашу, алар уздырган осталык дәресләрендә катнашу турында  кайта-кайта сөйләячәкләр әле «ТатАрчаҖәй» дә ял иткән балалар.

Кичә биредә беренче смена ябылыр алдыннан зур итеп Сабан туе уздырдылар. Бүген исә лагерь белән саубуллашу көне.
–22 июльдән 8 августка кадәр 2 нче сменаны кабул итәчәкбез. Россиянең 15 ләп төбәгеннән 200 ләп бала килүе көтелә. Аларның ялы күңелле һәм файдалы булсын өчен, барысын да эшләячәкбез,– ди лагерь җитәкчесе Алинә Фирдинат кызы Мөхәммәтгалиева.
Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ