Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татаркино» БДБ илләре белән хезмәттәшлек итә

Таҗикстан башкаласында 15–19 октябрьдә «Тоджи Сомон» II Милли кинопремиясе чаралары узды. Премияне Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон патронажы белән берлектә «Точикфилм» («Таҗикфильм») гамәлгә куйды.

 Чараны Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә РОСКИНО оештырды, дип хәбәр итә Татаркиноның матбугат хезмәте. Милли кинопремия программасы киностудияләрнең директорлар советы утырышын үз эченә алган, анда копродукция мәсьәләләре турында фикер алышканнар, шулай ук халыкара питчинг, анда уртак җитештерү проектлары тәкъдим ителгән.

Утырышта «Точикфилм» Дәүләт учреждениесе директоры Мәхмүдсәид Шохиен, Россиядән Россия Мәдәният министрлыгының кинематография һәм Цифрлы үсеш департаменты директоры Дмитрий Давиденко, Россия Федерациясе кино фонды башкарма директоры Федор Соснов, Россия Федерациясе дәүләт кинофильмнар фонды генераль директоры Денис Аксенов, «Санкт-Петербург документаль фильмнар студиясе» (Лендок) вәкилләре, «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова фикер алышты. Шулай ук Белоруссия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан киноагентлыклары, «Туркменфильм» берләшмәсе директорлары, шулай ук БДБ илләре генә түгел, Һиндстан, Франция һәм Иран режиссерлары һәм продюсерлары катнашты.

 

Россияне ике компания – «Татаркино» һәм «Лендок»документаль фильмнар киностудиясе тәкъдим итте. Миләүшә Айтуганова утырышта катнашучылар белән Татарстанның копродукция өлкәсендәге эшләнмәләре белән уртаклашты:

 

– БДБ илләре нәкъ менә Россия Федерациясе белән кино төшерергә тели. Һәм бу планда иң кызыклы төбәк — Татарстан, чөнки безнең башка илләр белән уртак кино җитештерү тәҗрибәбез бар инде. Бу тәҗрибәне исәпкә алып, әлбәттә, киностудиянең күп кенә директорлары сөйләшүләргә рәхәтләнеп бара.

Хезмәттәшлек турында сөйләшүләр темасын дәвам итеп, «Татаркино» директоры проектыбызның Халыкара питчингта катнашуы турында сөйләде. Шулай ук, М.Айтуганова «Татаркино» директоры Таҗикстан белән бәйле планнарын барлап узды. «Безнең «Таҗикфильм» һәм «Татаркино» арасында килешү бар, аның кысаларында киләсе елда Дүшәнбедә Татарстан киносы көннәрен уздыру турында килештек. Киләсе визит Таҗикстан ягыннан безгә 2025 елның язында булачак. Шулай ук республика тамашачыларына БДБ илләре: үзбәк, таҗик, төрекмән, азәрбайҗан киностудияләре фильмнарының алтын коллекциясен күрсәтү теләге дә бар. Без БДБ илләре киностудияләре директорларына киләсе елга Архив киносы фестивале темасын дәвам итәргә һәм аның кысаларында аралаш күрсәтүләр оештырырга тәкъдим иттек. Миңа калса, мондый архив тарихы Татарстанда кызыклы булырга мөмкин», – дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Фото: «Татаркино»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ