Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарлыкка сусаган милләттәшләр

24 февральдә Төмән татар мәдәният үзәгендә герой шагыйребез Муса Җәлил тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

Биредә шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәр язылган һәм Моабит төрмәсендә иҗат ителгән шигырьләре яңгыраячак, «Алтынчәч» операсыннан өзекләр башкарылачак. Чарада «Туган тел» түгәрәгенә йөрүче укучылар, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә белем алучылар һәм барлык Җәлилнең иҗатын яратучылар катнашачак.

«Бу чара беренче тапкыр үткәрелә һәм ул дәвамлы булыр дип уйлыйбыз. Чөнки өлкәбездәге тел язмышына битараф булмаучы кеше буларак, мондый рухтагы милли чаралар яшь буынның  татар теленә игътибарын арттырырга ярдәм итәчәк. Әдәби-музыкаль кичә дә саф татар телендә үтәчәк. Бүген Казан югары мөселман мәдрәсәсендә 11 шәкерт укуы да безнең өчен зур куаныч. Татар булып татар теленә сусап яшәмәсәк иде. Матур туган телебез никадәр күбрәк яңгыраса, милли рухлы яшьләребез дә шулкадәр күбрәк булыр иде»,  – дип уртаклашты чараны оештыручы, галим Рафаэль Һадиев.

Таңсылу Габидуллина

Фотограф: Михаил Захаров/"Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ