Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан абитуриентлары нинди юнәлешләрне сайлый?

Яшьләрнең күпчелеге башкалабыз Казанга агыла. Шулай булмый ни? Казаныбызда менә дигән уку йортлары бар бит. Алар абитуриентлардан күпме гариза кабул итте икән? Иң популяр белгечлекләр нинди? Бу сораул...

Яшьләрнең күпчелеге башкалабыз Казанга агыла. Шулай булмый ни? Казаныбызда менә дигән уку йортлары бар бит. Алар абитуриентлардан күпме гариза кабул итте икән? Иң популяр белгечлекләр нинди? Бу сорауларга җавап бирү өчен, башкалабыздагы берничә уку йортының гаризалар кабул итү процессына караган соңгы статистикага күзәтү ясадык.


Фото: kgmu.kcn.ru Фото: kgmu.kcn.ru

Казан федераль университеты. 18 июль мәгълүматларына караганда, әлеге уку йортына 51 меңнән артык гариза бирелгән. Шуларның 35 660ы – бюджет, 15 556сы контракт урыннарына дәгъва итә. Иң күп гариза кабул иткән институтлар – Л. Толстой ис. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты. Бу хакта КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итә, дип яза уку йортының матбугат хезмәте.


Казан дәүләт медицина университеты. Әлеге уку йортына 5000нән артык гариза тапшырылган. Университетның сайтында китерелгән мәгълүматларга караганда, гаризалар саны буенча иң популяр белгечлек – «Дәвалау эше» (1224). Икенче урында – «Педиатрия» (1152), өченче урында «Стоматология» (846) тора.


Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Абитуриентлардан 12 000нән артык гариза кабул иткән. Шуларның 788е читтән торып уку бүлегенә карый. Иң күп гаризалар «Төзелеш» белгечлеге буенча кабул ителгән (5000 нән артык). Икенче урында – «Архитектура» (1443), ә өченче урында – «Информацион системалар һәм технологияләр» (1044).


Казан дәүләт мәдәният институтына 994 абитуриент гариза биргән. Бу хакта kazgik.ru сайтында мәгълүмат бирелә. Мәдәният институтының иң күп гариза бирелгән юнәлешләре – «Социаль-мәдәни эшчәнлек» (256) һәм «Туризм» (194). 106 бюджет урынына 682 абитуриент дәгъва кыла.


Казан дәүләт аграр университеты. Уку йортына 4000нән артык гариза тапшырылган. Гаризалар саны буенча иң популяр юнәлешләр – «Агроинженерия» (662), «Транспорт-технология машиналарын һәм комплексларын эксплуатацияләү» (586), «Җир төзелеше һәм кадастрлар» (406), дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.  Биредә 680 бюджет урыны өчен 2712 абитуриент «көрәшә».


Казан милли тикшеренү технология университетыУку йортының рәсми сайтында китерелгән мәгълүматлар буенча, КМТТУга барлыгы 20 000гә якын гариза кабул ителгән. Тапшырылган гаризаларның саны буенча, иң популярлар дип «Энерго-машина төзелеше һәм технологик җиһазлар», «Наноматериаллар һәм нанотехнологияләр» һәм «Энерготуенган материаллар һәм җайланмалар» факультетларын атарга була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ