Татарстан КВНына 30 яшь!
7 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә УНИКСта «Татарстанның КВН чемпионнары кубогы» юбилей уены узачак. Бәйрәм тамашасы Республика КВН хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Бу көнне бер сәхнәгә 120 катнашучы җыелачак, алар арасында «олы буын» да, 90 нчы еллардагы «Дүрт татар» КВН командасы да, Татарстанның яшь КВНчылары да бар. Юбилей уены чын-чынлап ярыш булачак. «Татарстан Республикасы КВН чемпионнары кубогы» өчен өч дистә еллык Татарстан Республикасы КВН хәрәкәтендә катнашучы түбәндәге 20 команда көрәшәчәк: «Кайнар башлар» (Казан), «Экипаж» (Казан), «Академия 02» (Казан), «Чаллы җыелмасы», (Яр Чаллы), «Үз кешеләр» (Бөгелмә), «Түбән Кама җыелмасы» (Түбән Кама), «Кабыну системасы» (Алабуга), «Каракүз» (Әлмәт), «Ингеборга Дапкунайте (Яр Чаллы), «Татар лигасы җыелмасы», «Юниор – лига җыелмасы», «Студия җыелмасы», «Ай тирәли биюләр» (Казан), «Кипаса» (Казан), «Идарә ителми торган синдром» (Яр Чаллы), «Эпатаж» (Казан), «Доктор Живаго» (Казан), «Рамазан» (Казан).
Уен дистә еллар буенча бүленгән өч блоктан торачак. Һәр унъеллыкта җиңүчеләргә 2 шәр зур һәм кече кубок тапшырылачак. Нәтиҗәдә барлыгы 7 кубок уйнатылачак, шуларның иң мөһиме – ТР КВН чемпионнары кубогы, аңа бары тик бер команда гына лаек булачак.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты
Комментарийлар