Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «ТР Электрон мәгариф»не кайчан төзеп бетерәчәкләрен сөйләделәр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы якын киләчәктә система штат режимында тулы күләмдә эшләячәген билгеләп үтте.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин раслаган мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгариф» мәгълүмат системасының барлык сервисларын соңгы көйләү эшләре үткәрелә.

Ул шулай ук ата-аналарның РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм үз балалары өчен профильләр булдырырга тиешлеген искәртте һәм республиканың күп кенә халкы өчен бу яңалык дип өстәде. Шуңа да карамастан, барлык кирәкле адымнарны үтәгәндә, проблемалар барлыкка килмәячәк.

Ата-аналарның мөрәҗәгатьләреннән чыгып, 22 гыйнвардан мәктәпләрдә системага керү өчен логин һәм пароль бирү турында карар кабул ителде.

Шулай ук укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен системадагы яңалыклар турында мәгълүмат белешмәсе http://info.edu.tatar.ruда урнаштырылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ