Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучыларын «Россия халыклары традицияләре» онлайн-квестында катнашырга чакыралар

10 июньнән 30 августка кадәр 1–11 нче  сыйныф укучылары өчен “Россия халыклары традицияләре” дигән онлайн-квест үткәрелә.Балалар анда күңел ачу рәвешендә Россия халыклары традицияләренең күптөрле...

10 июньнән 30 августка кадәр 1–11 нче  сыйныф укучылары өчен “Россия халыклары традицияләре” дигән онлайн-квест үткәрелә.
Балалар анда күңел ачу рәвешендә Россия халыклары традицияләренең күптөрлелеге, үзенчәлекләре һәм чыганаклары белән танышачак. Онлайн-тестка  төрле халыкларның көнкүреше, бәйрәмнәре һәм шигырьдән алып  биюгә кадәр уникаль сәнгать әсәрләре турында сораулар кергән.
Онлайн-квест Россия Мәдәният һәм Мәгърифәт министрлыклары тарафыннан тормышка ашырылучы “Культура для школьников” проекты, 2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында үткәрелә.
“Россия халыклары традицияләре” онлайн-квестында катнашучыларны теркәү 6 июньдә https://traditions.foxford.ru сайтында ачылган.
Квестта катнашучылар һәм җиңүчеләргә махсус призлар тапшырылачак. “Культура для школьников” Бөтенроссия проекты буенча әзерләнгән өстәл уенына ия булу өчен, квест узарга һәм ВКонтакте челтәрендә, #вдобрыхтрадициях хэштегын куеп, нәтиҗәсе белән уртаклашырга кирәк.
Россия Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ