Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан вәкиллеге тарихи бинада

Россиядә татарлар яшәмәгән төбәкләр сирәктер. Алар арасында үзләреннән соң бай мирас – ташпулатлар калдырып киткәннәре дә шактый. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге тарихи архитектура һәйкәле статусындагы төзекләндерелгән бинага күчте.

Ул йорт 1895 елда  бертуган меценатлар Зәйнетдин, Кашафетдин, Камалетдин Агафуровларның шәхси акчасына төзелгән.

Екатеринбургта узган бу чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләрендәге, Пермь краендагы татар милли-мәдәни мохтариятлары җитәкчеләре, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан  республикалары вәкиллекләре хезмәткәрләре, Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов һәм хөкүмәт әгъзалары катнашты.  

Очрашуда катнашучылар төбәктә яшәүче татарлар тормышы белән танышты, үзара хезмәттәшлек җепләрен ныгыту хакында сөйләште, бер төркем милләттәшләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырылды, – дип хәбәр итә татар конгрессы матбугат үзәге.


Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ