Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда "поляр балкышы" көтелә

Кояш активлыгының көчле үсеше Татарстанда «поляр балкыш» чыгарырга мөмкин. Аларның республикада барлыкка килү ихтималы бу атнада да бик зур. Бу хакта КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсер...

Кояш активлыгының көчле үсеше Татарстанда «поляр балкыш» чыгарырга мөмкин. Аларның республикада барлыкка килү ихтималы бу атнада да бик зур. Бу хакта КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Физика институты профессоры Юрий Нефедьев "Татар-информ" агентлыгына сөйләгән.
«Магнит сызыклары буйлап хәрәкәт иткәндә, зарядлы кисәкчәләр Төньяк һәм Көньяк полюслары янында атмосферага керә, поляр нурлар китереп чыгара. Билгеле шартларда бу кисәкчәләр, Җирнең магнит кырын үтеп чыгып, поляр кебек балкышка сәбәп була ала», – дип яза галимнең сүзләрен КФУ медиапорталы.
Ул Татарстанда мондый табигать күренешләре моңа кадәр дә булганын искәртте.
Профессор искәрткәнчә, кичә Кояшта 19 кабынып китү (вспышка) теркәлгән, ә бүген көннең беренче яртысында гына тагын 11 кабынып китү булган.
«Җирдә яшәүчеләргә теге яки бу кабынып китүнең нәтиҗәләре нинди булачагын йөз процент ихтималлык белән алдан әйтеп булмый, чөнки берничә факторны белергә кирәк, – дип билгеләп үтте белгеч. – Кояшта һәр кабынып китү дә Җиргә тәэсир итми. Кабынып китүдән соң зарядлы кисәкчекләр агымы, безнең планетага кагылмыйча, читкә юнәлә ала».

Фото: agryz.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ