Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлыларны кошларга җимлек ясау бәйгесенә катнашырга чакыралар

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, «Кошларның сакчылары» акциясе кысаларында кошлар өчен азык әзерләү конкурсына гаризалар кабул ителә. Чараны Ecowiki.ru платформасы оештыра.Конкурсны...

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, «Кошларның сакчылары» акциясе кысаларында кошлар өчен азык әзерләү конкурсына гаризалар кабул ителә. Чараны Ecowiki.ru платформасы оештыра.
Конкурсның максаты – хайваннар дөньясына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук экологик волонтерлык идеяләрен, кыйммәтләрен һәм практикаларын популярлаштыру.
Бәйгедә катнашу өчен җимлек әзерләп, аны урнаштырырга, аннары «Кошларның сакчылары» акциясе битендә теркәргә һәм шәхси кабинетта хисап тапшырырга кирәк. Мәҗбүри шарт – фотоларга төшерү һәм социаль челтәрләрдә #хранителиптиц һәм #эковики хештегларын кулланып, акцияләр турында сөйләү, ди оештыручылар.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ