Логотип Магариф уку
Цитата:

50 меңнән артык бала лагерьларда бушлай ял итәчәк

Юлламалар республика бюджеты хисабына тулысынча түләнәчәк.

2025 елда Татарстаннан 50 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алачак. Юлламалар республика бюджеты хисабына тулысынча түләнәчәк.

Авыр хәлдә калган балалар муниципаль, палаткалы, хезмәт һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк.

ТР Рәисе ярдәме белән мобилизацияләнгән гражданнарның 7 меңнән артык балаларының ялын оештыру өчен республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялы өчен һәр лагерьда юлламаларның 3% ы броньланган. Быелгы сәламәтләндерү кампаниясендә 550 бала “Ментальное здоровье” программасы буенча ял итәчәк. 

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ