Теләчедә агротехнологик сыйныфлар ачылды
7 октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә «Агроинженерия» һәм «Биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү»юнәлешләре буенча ике агротехнология сыйныфын ачу тантанасы булды.
Профильле класслар булдыру «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Әлеге сыйныфларны ачу-районның мәгариф системасын үстерүдә мөһим адым. Бу мәктәп укучылары өчен заманча агротехнологияләрне тирәнтен өйрәнү, тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү һәм кирәкле гамәли күнекмәләр алу өчен уникаль мөмкинлек.
Чара Минзәлия Закированың укытучылар көненә багышланган бәйрәм концертында катнашуы белән тәмамланды, анда министр урынбасары педагогик хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Фото һәм чыганак – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.





Комментарийлар