Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләчедә «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды

Әлеге яшьләр объектына 213 млн сум акча сарыф ителгән.

Ачылышта ТР Рәисе администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та катнашкан. 

Әсгать Сәфәров ачылыш тантанасында соңгы ун елда республикада 250 дән артык яңа яшьләр объекты төзелүе,  иске объектларның яңартылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген республика шәһәрләрендә  һәм районнарында 36 яшьләр үзәге төзелгән. Гаилә елында «Киләчәк» яшьләр үзәгенең ачылышы  зур символик мәгънәгә ия булуын да билгеләп үтте ул.

Бүген Теләчедә 4, 5 меңнән артык яшь кеше яши. Яшьләр бу үзәктә үзләренә ошаган шөгыль таба, үз идеяләрен тормышка ашыра алалар. Биредә коворкинг зонасы, киберзал, китапханә, күп функцияле заллар, иҗади остаханәләр, медиазаллар урын алган.

Чарада катнашкан ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, Теләчедәге яңа яшьләр үзәге җирле яшьләр өчен җәлеп итү урынына әверелергә тиеш. «Яшь кешеләр гамәлдәге барлык проектлар белән шунда ук таныша ала», – диде министр.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ