Теләче районында 155 бала беренче сыйныфка бара
Теләчедә беренче сыйныфка баручы балалар өчен бүген аеруча шатлыклы көн. Аларның барысына да рюкзаклар тапшырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Теләче районында ел саен беренче с...
Теләчедә беренче сыйныфка баручы балалар өчен бүген аеруча шатлыклы көн. Аларның барысына да рюкзаклар тапшырылды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Теләче районында ел саен беренче сыйныфка баручы һәр балага мәктәп-кирәк яраклары тутырылган букчалар тапшыру - матур гадәткә әверелгән.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ярдәме белән әзерләнгән әлеге рюкзаклар- чыннан да зур бүләк.
"Сер түгел, бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү өчен шактый акча тотарга туры килә. Кием-салымыннан башлап, дәфтәр-каләменә кадәр чутлый башласаң, зур сумма җыела. Ә мондый матур, уңайлы, кирәк-яраклар белән сумка алу әлбәттә, зур шатлык",-дип, барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтләрен җиткерде Фәния Галимова.
Комментарийлар