Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры «Синең хакта...» театраль концертына чакыра

Тинчурин театрында «Синең хакта...» театраль концерты узачак

25 гыйнварда 18.30 сәгатьтә «Синең хакта...» театраль концерт узачак. 

Әлеге чара – татар халкына багышлау-концерты – танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятенең, шуның белән бергә бөтен татар халкының 1910 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш-үзгәрешен тасвирлый, дип хәбәр итә Тиинчурин театрының матбугат үзәге.

Әлеге концертка музыкаль әсәрләр «ХХ гасырның 100 татар җыры»  проекты нигезендә сайланды. 

Җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Зөлфәт Закиров, театрыбызның талантлы артистлары Илнур Байназаров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һ.б. башкарачак. Концертның режиссеры – Камил Гатауллин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ