Логотип Магариф уку
Цитата:

Төбәк тарихын өйрәнү: методик киңәшләр һәм чыганаклар

Һәр кешенең күңелендә тарихчы яши. Кеше белеме буенча тарихчы булмаска да мөмкин, ә аның үткәннәр белән кызыксынуы, аңа кадәр яшәгән кешеләрнең тормышын, аларның кичергән халәтен өйрәнергә, тоярга тыр...

Һәр кешенең күңелендә тарихчы яши. Кеше белеме буенча тарихчы булмаска да мөмкин, ә аның үткәннәр белән кызыксынуы, аңа кадәр яшәгән кешеләрнең тормышын, аларның кичергән халәтен өйрәнергә, тоярга тырышу ул табигый. Буыннар арасындагы бәйләнеш нәкъ менә шушы хис белән сакланып килә. Кеше өчен, иң беренче чиратта, аңа якын булган тарих кызыклы, ул– аның гаиләсе, нәселе, туган төбәге тарихы. Менә шушы аерым гаилә, нәсел тарихларыннан илнең, дәүләтнең зур тарихы туа. Ыруглык мөнәсәбәтләре нык булган халыкларда нәсел тарихын өйрәнүгә булган ихтыяҗ һәрвакытта да көчле була. Татарлар арасында да мөмкинчелек чыгу белән төбәк тарихы, нәсел шәҗәрәсен өйрәнү зур бер дулкын белән башланып китте. Бу бернинди югарыдан кушу, ниндидер конкурслар этәргән башлангыч түгел, ә халыкның эчке халәте, аның ихтыяҗы булды. Төбәк тарихын өйрәнү инде электән үк килгән бер күркәм эш булса да, бервакыт тукталып торган иде, 1990 еллардан соң яңадан тергезелде. Төбәк тарихын укымышлы кешеләр – муллалар, мөгаллимнәр язганнар. Шактый сандагы кулъязма тарих китапларын беләбез, ә халык аларны яратып укыган, кулдан күчереп аларның санын арттырган.
Хәзерге вакытта төбәкчелек үзенең зур үсешен кичерә. Бик күп авыллар, нәселләр турында китаплар дөнья күрде. Укытучылар ярдәме белән яшь буынның да тарихи эзләнүләргә яратып, кызыксынып кереп китүләре киләчәккә өмет барлыгын күрсәтә. Үткәннән гыйбрәт алып, киләчәккә тугры юл сайлый алу кирәк. Төбәк тарихын өйрәнү зур белем таләп итә. Имеш-мимешне, риваятьләрне чын тарих итеп күрсәтмәс өчен, тарихи белем, тарихи чыганаклар белән эш итү методологиясе булырга тиеш. Гали Рәхим, бу тарихи бурычны билгеләп: «Авылны өйрәнү илне-өлкәне өйрәнүдә нигез урынын тота. Чөнки без һәрбер авылны җентекләп өйрәнеп чыксак, бөтен илне өйрәнгән булабыз», – дип яза. Ул ничек дөрес итеп материал җыярга, ничек дөрес итеп авыл тарихын язарга икәнен тасвирлаган аерым хезмәт тә яза. Авыл тарихын җыю өчен махсус анкета төзи.
Төбәк тарихын өйрәнүне беренче чиратта, әлбәттә, җирле халык белән аралашу, аларның хәтерендә калган мәгълүматны җыюдан башларга кирәк. Тикшерү эшендә бу этап иң мөһиме дип әйтергә була, чөнки халык күңелендә, халык хәтерендә сакланган материалның вакыт үтү белән югалу ихтималы зуррак. Моннан кала, мондый төр мәгълүмат аеруча әһәмиятле, чөнки ул халыкның үзенеке, аларда халыкның яшәеше чагыла. Архивларда табыла торган рәсми документлар, болардан аермалы буларак, халык тарафыннан түгел, ә власть тарафыннан тудырылган. Бу ике төр чыганакларны чагыштырып өйрәнгәндә, анализ ясаганда гына асыл тарихны күзалларга мөмкинлек туа.
Авыл, төбәк тарихларын яза башлаганда, әлбәттә, беренче эш итеп аның кайсы чорда нинди административ-территориаль бүленешкә кергәнен ачыкларга кирәк. Архивларда материаллар эзләгәндә дә аның кайсы губерна, өязгә керүеннән чыгып нинди архивларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге ачыклана.
Төбәк тарихын язучылар авылның килеп чыгышы, нигез салыну вакыты белән кызыксына, гомумән, халыкта борынгылыкка дәгъва итү ихтыяҗы бар. Халык риваятьләре дә авылны бик борынгы авыл итеп күрсәтергә ярата, әмма тикшерүче халык хәтерен кулланган очракта да риваятьләр белән генә чикләнмәскә тиеш. Шул ук вакытта авыл билгеле бер елны билгеле бер көнне генә нигезләнә алмый, ул үз җае белән озак бара торган процесс икәнен онытмаска кирәк. Бу очракта конкрет даталар атау үзен акламый да, авыл оешуның якынча вакытын гына белү дә – нормаль күренеш, авыл оешуга китергән сәбәпләр, тарихи вакыйгаларны ачыклау кирәк. Авылның нигезләнү датасы итеп, мисал өчен, авыл зиратында табылган иң борынгы кабер ташын күрсәтергә мөмкиннәр, әмма бу да әле авылның нигезләнү датасы була алмый. Кабер ташының бу иң борынгысымы икән яисә аның башка җирдән күчерелеп утыртылмаганмы икәнен дә ачыклыйсы була. Борынгы болгар ташларын башка җирләргә алып китеп, төзү материалы итеп тә, хәтта башка кабер өстенә күчереп утыртулары турында безнең мәшһүр галимнәребез дә яза. Хөсәен Фәезханов та, кабер ташы табылган урында әле кабер булмаска да мөмкин, ди. Моннан кала, кабер ташы куелганчы, аларның зиратлары булганчы, беренче кешеләре бакыйлыкка күчкәнче ничәмә еллар монда кешеләр яшәгән бит. Менә шуңа да бу проблемага сак һәм фәнни якын килергә кирәк. Белешмәлекләрдә язылган һәм архивларда табылган дата да авыл нигезләнүнең төгәл датасы була алмый. Боларда без бары тик авылның рәсми документларда иң беренче булып искә алыну вакытын гына күрә алабыз. Төбәкчеләрнең яратып анализлый торган тагын бер темасы ул – авыл исеменең килеп чыгышы, бу очракта да риваятьләр белән генә чикләнмичә, тарихи һәм лингвистик яктан карап аңлатырга тырышу дөресрәк булачагын онытмаска кирәк. Топономик атамаларны карау, аларның килеп чыгышына анализ бирү – төбәк тарихын өйрәнүдә кирәкле һәм мөһим бер эш, чөнки алар авылның борынгы тарихын аңлауга мөмкинлек бирә. Еш кына нәкъ менә шушы атамалар буенча авыл тарихының кызыклы сәхифәләре ачыла.
Авыл кешеләренең демографик халәте, социаль катламы хакында язу өчен чыганаклар шактый күп, алар Писцовая һәм ландрат кенәгәләре, ревизия документлары, метрика дәфтәрләре, халык санын алу материаллары һ.б. Халыкның шөгыльләрен өйрәнү өчен инкыйлабка кадәр чыккан бик күп сандагы белешмәлекләр ярдәмгә килә. Авыл җирлегендә барган иҗтимагый күренешләр, шулай ук иман өчен көрәш, мәктәп-мәдрәсәләр, аерым шәхесләрнең эшчәнлеге төбәкчелек тарихы буенча эшләнгән хезмәтләрдә төп сюжетлар булып тора. Кайбер төбәкләр үзләренең тарихи истәлекләре, биналары белән данлыклы була, ул очракта, бу истәлекләргә багышланган бүлекләр булу хезмәтнең кыйммәтен генә күтәрә. Халыкның рухи ныклыгы сагында торган, аларга белем биргән, татар җәмгыятенә күренекле шәхесләр тәрбияләгәннәр турында аерым язу кирәк. Һәр эшнең ахырында кулланылган чыганак һәм әдәбиятның дәүләт стандартларына туры китереп исемлеге бирелә.
Төбәк тарихын өйрәнгәндә, китапханә, архив фондлары тикшерүченең төп эш урынына әйләнә.
Мондагы байлыкны бөртекләп җыю озак вакыт, белем һәм түземлек таләп итә. Җирле китапханәләр дә, республика һәм федераль китапханәләр дә бик бай материал саклый. Әлбәттә инде, соңгы елларда басылган хезмәтләр белән танышудан кала, инкыйлабка кадәр басылган матбугат битләрен карарга кирәк. Монда халыкның җанлы тормышы чагыла. Мисал өчен, «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Бәянелхак», «Вакыт» һәм башка газеталар бу эштә ярдәмче булалар.
Моның өчен хәзерге заман мөмкинлекләрен актив кулланырга була, һәр архив һәм китапханәнең үз сайты бар, аларның күбесендә материалларны карау мөмкинлеге дә бирелә. Шундыйлардан кайберләрен атап китү кирәк. Интернетта эзләп табу уңайлы булсын өчен, аларның исемнәрен бу очракта рус телендә күрсәтәбез.
Национальная электронная библиотека https://rusneb.ru/search/extended,  Президентская библиотека им.  Б.Н. Ельцина https://www.prlib.ru, портал Руниверс https://runivers.ru/lib/index_lib.php, сайт генеалогии Республики Башкортостан http://www.ufagen.ru, краеведческий портал «Родная Вятка» https://rodnaya-vyatka.ru. Татар халкының язма мирасын Интернет челтәре аша кулланырга мөмкинлек бирүче Мирасханәне аерым билгеләп үтү кирәк. https://miras.info/ Югарыда аталган гарәп язулы газеталарны да шуннан уку мөмкинлеге бар. Шулай ук Казан федераль университеты китапханәсе Россиядә иң бай китапханәләрдән санала, аның аша күптөрле чыганаклар белән танышып була.
Төбәк тарихына караган кыйммәтле материалларны, әлбәттә, Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтеннән, Р. Фәхреддиннең «Асар»ыннан табарга мөмкин. Г. Рәхим, М. Госманов, И. Таһиров, Җ. Миңнуллин, И. Заһидуллин, Д. Исхаков, Ф. Хуҗин авторлыгындагы хезмәтләр төбәк тарихындагы күп кенә проблемаларны өйрәнергә нигез була ала. Р. Шәйдуллин, Ә. Галләмова крестьяннар тормышы, аграр проблемаларны чагылдыралар. XVII–XVIII гасыр тарихын И. Ермолаев, Д. Мостафина, Р. Галләм, Р. Насыров һ.б. күпсанлы хезмәтләре аша өйрәнергә була. Бу чор буенча булган документлар еш кына төбәкчеләр өчен ачык булмый, аны үзләштерү өчен махсус белем булу да кирәк, бу очракта анализланган материалны югарыда аталган авторлар хезмәтләреннән эзлибез. М. Әхмәтҗановның шәҗәрәләр хакындагы хезмәтләре, археографик, эпиграфик экспедицияләр материаллары төбәк тарихын өйрәнүдә тиңе булмаган хезмәтләр, алар һәр төбәкченең өстәл китабы булырга тиешле.
Төбәк тарихын өйрәнүдә архив фондлары белән эшләү бик мөһим, архивта, гадәттә, рәсми документлар саклана. Нинди архивка мөрәҗәгать итү кирәклеген белү өчен өйрәнәсе объект нинди губерна, өязгә караганны белү тиешле. Казан губернасына караган материалларны Татарстан Республикасы дәүләт архивы фондларыннан эзләсәк, хәзерге Татарстанның кайбер районнары Уфа, Самара, Вятка, Сембер губерналарына кергәнен дә онытмаска кирәк, ул очракта әлеге шәһәрләрдәге өлкә архивларына мөрәҗәгать итәбез. Мәчет, имамнарга караган документлар һәм шулай ук метрика дәфтәрләренең элеккерәк елларын Диния нәзарәте фондыннан Башкортстанның Милли архивыннан таба алабыз. Хәзерге вакытта бу архивтагы материалларның күбесен Интернет аша табу мөмкинлеген дә онытмаска! Шулай ук сугышта катнашкан бабаларыбыз, аларның хәрби документларын Интернет челтәрләрендә эш алып баручы махсус сайтлар аша эзләү мөмкинлеге дә туды, алар көн саен диярлек яңартылып, эшкәртелгән документларны өстәп баралар. Иске рус язуын укый алган тикшерүчеләр борынгырак документларны өйрәнү өчен РГАДА (Мәскәү) һәм РГИА (Санкт-Петербург) фондлары белән эш итә ала.
Төбәк тарихын өйрәнү зур белем, көч сорый, төбәкче ул киңкырлы тарихчы булырга тиеш. Шуңа күрә бу эшкә алыну зур җаваплылык таләп итә һәм шул вакытта бу хезмәт халык өчен кирәкле хезмәт икәнен дә онытмаска кирәк. Авыл, төбәк тарихларын нигезле итеп язганда, халыкның зур тарихын өйрәнүгә зур адым ясалачак.

Эльмира СӘЛАХОВА,


Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының  өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ