Логотип Магариф уку
Цитата:

Төрек журналы татар язучысы турында яза

Төркиядә нәшер ителә торган «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналының март санында татар әдибе Шәриф Камал турында әтрафлы язма чыкты.

Фото: «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналының март саны скриншоты

Мәкаләнең авторы Әнкара каласында яшәүче милләттәшебез филолог, язучы, тәрҗемәче Роза Корбан. Биредә Р.Корбан төрки дөньяга татарның үзенчәлекле язучысы Шәриф Камалның тормыш юлы һәм иҗаты хакында бәян итә. 
–    Башта Төркиядә Шәриф Камалны беләләрме, юкмы икәнен тикшердем. 2005 һәм 2012 елда биредә чыккан  китапларда Шәриф Камалның да хикәяләре урнаштырылган булган. Аны төрек теленә Фатыйх Котлы тәрҗемә иткән була. Шулай ук татар язучысының иҗаты буенча диссертация дә язылган. Докторлык диссертациясе Әгә университетында Шәриф Камалның “Акчарлаклар” һәм “Таң атканда” повесте буенча башкарылган, – ди төрек басмаларында татарның данлыклы шәхесләрен пропагандалаучы Роза Корбан. 
Төркиядә яшәүче татар ханымы 2020 елның башыннан ук инде “Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте” журналының “Идел-Урал зыялылары” исемле сәхифәсен алып бара.
–   Кайберәүләрнең исеме искә төшкәнче, аның әсәрләре күңелдә саклана. Мин дә Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрен яхшы хәтерли идем. Диңгез өстендә очучы акчарлаклар күз алдында, аннан соң гына авторы күзаллана. Бу мәкаләмне шулкадәр яратып эшләдем. Киләчәктә дә татарның талантлы язучылары турында сәхифәләр алып барырга планлаштырам, дип хәбәр итте “Гаилә һәм мәктәп” журналына Роза Корбан.

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ