Төзекләндерелгән «Яшь гвардия» лагере үз ишекләрен ачачак
Казанның спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 1400 бала 1 июньнән «Яшь гвардия» лагеренда ял итә алачак.
Капиталь ремонттан соң лагерь ачылышы 1 июнь – Балалар көненә планлаштырылган. Балаларны биредә төзекләндерелгән ун йокы корпусы, дүрт җылытылган корпус көтә. Заманча бинада ел дәвамында уку-укыту һәм күнекмә җыеннарын үткәрергә мөмкин булачак. Биш сменалы лагерь спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 280 гә кадәр баланы сыйдыра ала.
Шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов билгеләп үткәнчә, ял итү учреждениесендә төзекләндерү эшләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән башкарылган.
Таңсылу Габидуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
2025 елда төзекләндереләчәк урыннар сайланды
2025 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирүдә 421 820 кеше гаризасы кабул ителгән.
Иң күп тавыш җыйган объектлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында яңартылачак.
Исегезгә төшереп узабыз, Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 15 мартта башланган иде. Анда республиканың барлык муниципалитетларында 273 җәмәгать урыны катнашты. Моннан тыш, Татарстан халкы киләсе елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк объектларны сайлый алды.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар