Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама балалары зур иҗади мәктәп уза

Редакциябездә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы,  театрның режиссеры Рөстәм Галиев булып китте. Аның белән   балалар белән эшләү, аларны теа...

Редакциябездә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы,  театрның режиссеры Рөстәм Галиев булып китте. Аның белән   балалар белән эшләү, аларны театрга җәлеп итү хакында сүз алып бардык.  Театр эчендә эшләп килүче балалар «Бишегем» театры да – аның проекты.
Балалар өчен   милли театр студиясен булдыру  теләге Рөстәм   Вәлиәхмәт улында ниндидер «мөгез чыгару» җәһәтеннән генә тумый. 15 еллар элек башланган әлеге эшнең бүген инде нәтиҗәсен күреп сөенәләр. Беренче агым белән килгән балалар арасыннан  артистлар үсеп чыгу аларның дөрес юлда булуларын раслап тора. Анда йөргән балаларны  Түбән Кама татар дәүләт драма театры куйган спектакльләрдә дә күрергә була.
–Безнең «Бишегем» театры белән эшләүнең мәгънәви ягы спектакль күрсәтү түгел, андый түгәрәкләр мәктәпләрдә дә җитәрлек. Безнең максат  –  баланы театрга «бәйләү», театрга якынайту. Бу   «оеткы»ны аларга  Юрий Павлов белән Гүзәл Шәмәрданова сала. Балаларыбыз биредә театр көллиятендәге кебек профессионал белем ала.   Аларның төрле яклап үсешен, камилләшүен күреп торабыз. Театрда алар  өчен аерым зал  бар. Балалар күрсен, кызыксынсын өчен костюмнарны, декорацияләрне дә шунда тотабыз. Җиһазларыбыз да җитәрлек. Әле  күптән түгел генә алар, шушы заманча җиһазларны кулланып,  «Әкияттә кунакта»  дигән искиткеч шоу эшләделәр. Театрның эш программасы шактый үзенчәлекле алар анда үзләре тегә, үзләре нидер ясый. Димәк,  бала әйберләрнең кадерен белергә дә өйрәнә, –  ди кунагыбыз.
Мондый мәктәп  балаларга гына түгел, олыларга  да артык булмас иде.
«Бишегем» театры турында «Гаилә һәм мәктәп» журналының киләсе саннарында укый аласыз.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ