Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада Тукай варисларын барладылар

“Мин – Тукай варисы” дип исемләнгән бәйге быел инде алтынчы мәртәбә республика күләмендә үткәрелде.

Тукай туган ямьле яз аенда
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылган.
Туган телен җырга салган Тукай,
Телебезне бик тә яраткан.
«Шүрәле»не, «Су анасы»н укып,
Күпме бала күңлен яңарткан.

Шәһәребезнең 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасында булган бәйрәм дулкыныннан әле дә шатланып-куанып йөрим. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә 2011  елны – Тукай елында нигез салынган “Мин – Тукай варисы” дип исемләнгән бәйге быел инде алтынчы мәртәбә республика күләмендә үткәрелде.

Катнашучылар саны артудан тыш, географиясе дә елдан-ел киңәя, эчтәлеге дә баеганнан-байый.  Чаллы педагогика университетына беркетелүе дә юкка түгел, махсус белгечләрнең үзвакытында ярдәм-киңәшләре белән бәйгенең дәрәҗәсе тагы да күтәрелә дигән сүз. 
Гомер бара, еллар уза, буыннар алмашына... Шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән еллар вакыт ягыннан ераклашкан саен, Тукай иҗатының мәгънәви тирәнлеге, сәнгати көче тирәнрәк ачыла. Милләтебез даһие Габдулла Тукайның тууына да 138 ел вакыт узып китүенә карамастан, иҗаты бүгенге көндә дә актуаль, гаиләдә әдәпле-әхлаклы балалар тәрбияләү өчен зур чыганак булып тора. Шигырьләре яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен балалар кечкенәдән үк яратып, күңеленә сеңдереп үсә, яттан сәнгатьле итеп сөйли. Бәлки, менә нәкъ шуның өчен дә Тукай варисларын барлаган бәйгедән соң күңелне горурлык хисе биләп алгандыр. Бәйгегә Татарстанның  төрле төбәкләреннән 71 видеоязма кабул ителгән, унысы финалга узган. Финал өлешендә Биектау, Мамадыш, Чаллы, Түбән Кама шәһәре һәм районнарыннан балалар гаиләләре белән көч сынаштылар.

Тукайны төрле яклап ачып бирделәр алар. Әсәрләрен заманча сәхнәләштерү, үзләрен чын артисларча тәкъдим итү, татар телендә камил сөйләшү – әлбәттә, барысы да зур хезмәт таләп итә. Һәрбер бала туганнары (энесе, сеңлесе, апасы, абыйсы, әбисе-бабасы), әниләре белән чыгыш ясадылар, ягъни гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатын чагылдырдылар. Гаилә башлыклары катнашуы, гомумән, күркәм күренеш, шунысы куанычлы: алар елдан-ел күбәяләр, шуңа да Тукай варисларының чыгышларын бәяләү җиңелләрдән булмады...  

Бәйгенең алыштыргысыз иганәчесе һәм оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, Милли шура әгъзасы, шәһәребезнең мактаулы гражданы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Мәҗит улы Ганиев. Ул шулай ук бәйгенең иң җаваплы вә мактаулы жюри эшен җитәкли һәм балаларга берсеннән-берсе матур, истәлекле бүләкләр биреп үсендерә. Аңа зурдан-зур уңышлар, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Конкурсның мактаулы кунаклары булып: Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының милли мәсьәләләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Шәйдуллин Радик Мөнәвир улы белән Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең директоры Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улы чакырулы иде. Варисларның чыгышын күзәткәннән соң. фикерләрен уртаклаштылар. Һәрбер балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга күрсәтәсе иде әлеге тамашаны диделәр, алар варисларның сәләтен югары бәяләп.

Шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын елдагыча шәһәребезнең иң зыялы, алдынгы, милли җанлы шәхесләребездән торган мәртәбәле жюри: Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы; «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Галиуллина Гөлсинә Ибраһим кызы; Аксакаллар шурасы рәисе Камалов Васил Гали улы; 37 нче балалар китапханәсе мөдире Галиева Резидә Рәис кызы; 1 нче балалар бакчасы мөдире Харисова Рузинә Ленар кызы бәяләде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1  нче урынны – Нургалиев Кадыйр (Мамадыш, “Салават күпере” балалар бакчасы) белән Борисов Артем (Түбән Кама, 64 нче балалар бакчасы);
2  нче урынны – Фатихова Камилә (Биектау районы, “Көнбагыш” балалар бакчасы) белән Гатауллина Әминә ( Чаллы, 128 нче балалар бакчасы); 
3 нче  урынны – Ахбаев Салават (Түбән Кама, 93 нче балалар бакчасы), Шәйхетдинова Гөлназ (Түбән Кама, 1 нче балалар бакчасы),  Магсумова Камилә (Түбән Кама, 49 нчы балалар бакчасы) яулады. Ә аерым номинацияләр буенча түбәндәге сабыйлар җиңүче дип табылды:

“Иң зәвыклы Тукай варисы” – Миңнегулова Ильяна (Түбән Кама, 42 нче балалар бакчасы); 
“Иң сөйкемле Тукай варисы” – Гыйззәтуллина Айшә (Түбән Кама, 91 нче балалар бакчасы);
“Иң зирәк Тукай варисы” – Гафиятуллина Дилә (Биектау районы, «Шаян» балалар бакчасы).

Элек-электән, бәйгенең беренче елыннан ук әти-әнисе белән катнашкан варисларны хуплап, ягъни татар гаиләләренә кызыксындыру бүләге тапшырыла иде. Быел исә Гаилә елы уңаеннан Тукай варисларын тәрбияләү эшендә иҗади якын килеп әзерләнгән, тулы гаилә белән катнашкан иң үрнәк, иң күркәм биш гаиләгә махсус кубоклар әзерләнгән. Мондый төр бүләккә Нургалиевлар, Фатиховлар, Мәгъсумовлар, Миңнегуловлар, Борисовлар гаиләләре ия булдылар. Моннан тыш, 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, язучы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләсе” фонды җитәкчесе Нурзия Рәшит кызы Мирхазова, гаиләләрнең тагы да бәхетле булуын теләп, “Бәхет орлыгы” дигән китабын бүләк итте. Тукай варислары яшәгәндә, яшәячәк туган телебез, диде ул зур горурлык белән.

Чыннан да Тукай варислары булганда киләчәк буыныбыз ышанычлы. Бөек Тукаебыз шикелле, тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып, халкыбызның лаеклы уллары, кызлары булуына һич шигебез юк. Без Тукайны өйрәнәбез, ул калдырган бәһасез мирасны түкми-чәчми киләчәккә алып барырбыз.   

                Резедә Галеева,

37 нче номерлы балалар китапханәсе мөдире,

“Мин – Тукай варисы” бәйгесенең жюри әгъзасы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ