Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган якларына кайта алмый калды...

Урыннарыгыз оҗмах түрләрендә булсын.

Изге Рамазан аенда дистәләгән китап авторы «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) арабыздан китте. Ул Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында туып үскән.

Шагыйрь белән әңгәмәдән өзек: «Тукай премиясенә өмет тә итмәдем. Ышанмадым. Шигырьләремне  7 ,  8 нче сыйныфларда  яза башладым. Себернең матур табигате, авылның тырыш кешеләре, ялкаулары турында яздым. Урманнарда йөреп, гөмбә, җиләк-җимешләр белән бергә үземә илһам да җыйдым. 15 ел авырганнан соң кулыма кабат каләм алдым.Тугыз китап чыгардым. Хәлем яхшыргач, тагын биш китап яздым. Шуларны нәшер итәргә хыялланып яшим.Туган авылым Киндерлегә кайтасым, кырларында, урманнарында йөрисем килә. Сәламәтлегем какшау сәбәпле, кайта алмыйм әлегә...»

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе коллективы якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша. 

Фото: © Рамиль Гали/ «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ