«Тукайның әкият дөньясында» бәйгесенә 100дән артык эш кабул иттек
Балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенә бик күп эш кабул иттек. Заявкалар тагын өч көн кабул ителәчәк. Конкурс эшләре Мөслим, Актаныш, Кукмара, Теләче...
Балалар өчен «Тукайның әкият дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенә бик күп эш кабул иттек. Заявкалар тагын өч көн кабул ителәчәк.
Конкурс эшләре Мөслим, Актаныш, Кукмара, Теләче, Саба, Нурлат, Кукмара, Азнакай районнарыннан килде.
Эшләр 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә»номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Бәйгедә 4-15 яшьлек балалар катнаша ала.
Шартлар бик гади:
— Г. Тукайның берәр әкиятенә багышланган рәсем яки эшләнмә ясарга;
— аны гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма яисә электрон вариантына 2018 елның икенче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча безгә юлларга.
Комментарийлар