Логотип Магариф уку
Цитата:

Түләүсез укырга теләүчеләр игътибарына!

Казанлылардан «Демография» илкүләм проекты буенча түләүсез укуга гаризалар кабул итәләр. Быелдан әлеге мөмкинлектән инвалидлар һәм декрет ялындагы ата-аналар файдалана ала.

«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль программасы буенча укырга гаризалар кабул ителә башлады. «Россия эше» порталында курсны сайларга һәм гариза бирергә мөмкин, – дип хәбәр итә Казанның рәсми сайты.
Укуны 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар; мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче аналары; 35 яшькә кадәрге аерым категория дәгъвачылар; эшсезләр яки эштән азат ителү куркынычы янаган гражданнар; Украина гражданнары һәм Украина территориясендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган, качак таныклыгы яки Россия территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык алган кешеләр үтә ала.

2024 елдан программа эш эзләү өчен мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән россиялеләргә, инвалидларга, шулай ук өч яшькә кадәр бала карау буенча ялдагы ата-аналарга яки опекуннарга кагыла.
2023 елда илкүләм проект буенча укытуга 8,3 мең татарстанлы җибәрелгән. Шуларның 4,8 меңе – балалы хатын-кызлар. Тагын 2,4 мең кеше – 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләр. Укудан соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5% тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ