Логотип Магариф уку
Цитата:

Туры эфир: биш көнлек укуга күчәбезме?

«ВКонтакте» төркемендә узган туры эфирда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга «Биш көнлек уку турында күптәннән сүз бара. Бу мәсьәлә тормышка ашачакмы?» дип сорау бирүчеләр дә булды.

«Биш көнлек укытуга күчкәнче яхшылап уйлап, ата-аналар белән бергәләп хәл итәргә кирәк. Чөнки бу балалар өчен җиңел түгел, аларга зур йөк кенә өсти. Аларның сәламәтлеген дә кайгырту кирәк. Туклану мәсьәләсе дә мөһим. Һәр гаиләнең дә андый мөмкинлеге юк бит. Биш көнлек укытуга риза булмаган районнар да бар. Көнгә 5–6 дәрес, өстәмә белем алу,  түгәрәкләр баланы арытмасмы? Шул ягы да бар бит. Күп мәктәпләр атнасына алты көн укый. Әмма практикада биш көн укучы мәктәпләр дә юк түгел», – диде министр.

 Туры эфирда ата-аналарны борчыган иминлек мәсьәләсенә кагылган сораулар да яңгырады. Илсур Рәисович сүзләренә караганда,  балалар иминлеге бүген җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Уку йортларында иминлекне саклауга республика бюджетыннан ел саен 1,5 миллиард сум акча бүленә. Белем йортлары коймалар  белән әйләндереп алынган. Хәвеф төймәләре белән дә тәэмин ителгән. Мәктәпләрнең 75 процентында видеокамералар урнаштырылган. «Өч метрлы койма мәктәп өчен урынлы булмас.  Мәктәп – төрмә түгел бит. Уяу булырга кирәк. Билгеле, Казанда булган фаҗигаләр кабатланмасын дип борчылабыз», – дип аңлатты мәгариф министры.

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ