Логотип Магариф уку
Цитата:

Участок сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә

Алданмас өчен нишләргә? Төзелеп бетмәгән йорты булган участок сатып алганда нәрсәләргә игътибар итү зарур?

Әлбәттә, җир участогы һәм йортның уңайлы булуы гына канәгатьләндерергә тиеш түгел. Беренче чиратта документларның тәртиптә булуына ышанырга кирәк. Иң мөһиме — төзелеп бетмәгән объект (недострой) дәүләт кадастр исәбенә куелган һәм аның милек хуҗасы булуы “Росреестр”да теркәлгән булырга тиеш. Әгәр “недострой” кадастр исәбенә куелмаган булса, аның хуҗасы бу документларсыз җирен дә, йортын да сата алмый, дип яза "Кызыл таң".

“Милекне дәүләт теркәве турында”гы Федераль законның 40 нчы статьясы 10 нчы кисәгендә билгеләнүенчә, дәүләт кадастр исәбенә алу һәм төзелеп бетмәгән объектны теркәү хокукы бу участокка хуҗа булу һәм анда йорт салуга рөхсәт бирелгән документ нигезендә башкарыла. Әгәр анда объект салу өчен рөхсәт алу таләп ителмәгән булса, дәүләт кадастр исәбенә алу һәм әлеге төзелеп бетмәгән йортка ия булуны раслаучы дәүләт теркәве әлеге объект урнашкан җир участогына ия булуны дәлилләүче техник план нигезендә башкарыла. Билгеле, төзелеп бетмәгән объектка һәм җир участогына хуҗа булуны раслаган әлеге документлар милек хуҗасына да, төзелеп бетмәгән йортның законлы булуына да ышанычны арттыра.

Шуны онытмаска кирәк: әгәр участок хуҗасы “недострой”ны кадастр исәбенә куярга һәм милек хуҗасы булуын теркәргә ашыкмаса яисә аннан баш тартса, мондый сатып алудан ерак тору яхшырак. Һәрхәлдә, бу кешенең участогын, йортын ни сәбәпле сатарга теләвен ачыклау зыян итмәс. Ни өчен дигәндә, аның бу участокны һәм төзелеп бетмәгән йортын сатуның сәбәбе финанс мөмкинлекләре җитмәүгә генә бәйле булмаска да мөмкин. Ихтимал, төзелеш барышында ниндидер хилафлыклар ачыклангандыр, бәлки, йорт салу тәртипләре төгәл үтәлмәгәндер? Яңа салынасы йортны теркәүдә ниндидер башка каршылыклар туу, документлар әзерләүдә закон бозу очраклары булу да мөмкин. Участокта төзелеш эшләренең кайчаннан тукталуы белән кызыксыну да зыян итмәс.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ