Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфадагы татар гимназиясендә Милли костюм көнен билгеләп үттеләр

Уфадагы 65 нче татар гимназиясе ишеген ачып керүчеләр көн саен милли костюмлы ир-ат һәм хатын-кыз фигураларын күрә. Быел гимназия бинасында урнаштырылган әлеге фигураларны Мәләвез районында яшәүче ост...

Уфадагы 65 нче татар гимназиясе ишеген ачып керүчеләр көн саен милли костюмлы ир-ат һәм хатын-кыз фигураларын күрә. Быел гимназия бинасында урнаштырылган әлеге фигураларны Мәләвез районында яшәүче оста балавыздан ясаган. Ә 20 апрельдә, Башкортстанда Милли костюм көнен билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Гимназиядә дә әлеге уңайдан күп кенә чаралар узган. Фойеда берничә күргәзмә оештырылган.
«Милли костюм көне – безнең яраткан, традицион бәйрәмнәрнең берсе. Соңгы елларда без бу көнне зур бәйрәм үткәрәбез, аңа яхшылап әзерләнәбез. Укучылар милли киемнәрдән килә, кемдер түбәтәй, кемдер калфак кия. 1–4 нче сыйныф укучыларына бу аеруча ошый. Укытучылар да бүген башкорт, рус, татар милли киемнәреннән килде», –  дип сөйли гимназия директоры Анфиса Галимҗанова.
Моннан тыш, сәйлән белән калфак чигү һәм курчак өчен костюм әзерләү буенча мастер-класслар да уздырганнар.
Милли мәдәнияткә багышланган дәресләр мәктәп музеенда узган. Үткән ел татар гимназиясендә республика Башлыгының 1 миллион сум грантына яхшы итеп җиһазландырылган «Мирас» музее ачканнар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ