Укытучы бакчасы бер елдан соң ачылачак
Киләсе елда Казанда Укытучы скверы ачылачак. Бүгенге көндә шул максатларда проектлар эшенә әзерлек бара. Скверда интерактив павильон да булачак. Анда заманча технологияләр кулланып, мәгариф...
Киләсе елда Казанда Укытучы скверы ачылачак. Бүгенге көндә шул максатларда проектлар эшенә әзерлек бара. Скверда интерактив павильон да булачак. Анда заманча технологияләр кулланып, мәгариф чаралары үткәрү, укучылар белән мөгаллимнәрнең очрашуларын оештыру да күздә тотыла. Бакчада Укытучыга багышланган арт-объект та урнаштырылачак, – дип белдерә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты белгечләре. Укытучы скверы Урам экстрим-паркы һәм төзелергә тиешле Балалар паркы арасында булачак. Бу проект Казансу елгасын төзекләндерү кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Альберт САБИР
Альберт САБИР
Комментарийлар