Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән өчен премияләр алачак

2023 елда Казан укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары мәктәп олимпиадаларында призерларны һәм җиңүчеләрне әзерләгән өчен акчалата бүләк алачак. Бүләкләр республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәг...

2023 елда Казан укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары мәктәп олимпиадаларында призерларны һәм җиңүчеләрне әзерләгән өчен акчалата бүләк алачак. Бүләкләр республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда җиңгән өчен бирелә. Бу хакта Татарстан башкаласы башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлары җыентыгында әйтелә.
«2023 елга Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесеннән укытучыларга һәм өстәмә белем бирү педагогларына агымдагы елда мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән өчен акчалата бүләкләү билгеләргә», - диелә карарда.
Бу максатларга башкарма комитет 9 млн сумнан артык акча бүлеп бирә, шуларның 8,3 миллионы ел башына шәһәр бюджетының калган акчаларын тәшкил итәчәк.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар һәм педагоглар өчен премия күләме 25 мең сум тәшкил итәчәк, ә укучылары төбәк этабында җиңү яки призлы урыннар яулаган остазлар өчен - 15 мең.
Аерым пунктка Татарстан геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадасында катнашу өчен сигезенче сыйныф укучыларын әзерләгән укытучылар һәм педагоглар билгеләнгән. Алар 5 мең сум алачак.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ