Укытучыны бик тә кыен хәлдә калдырганнар!
«Укы әле!» - дип кулыма калын дәфтәр тоттырдылар.Ярты көнем китәсен чамаласам да, кеше үтенечен кире кагарга яхшысынмадым. Теләр-теләмәс кенә укый башлаган идем, шактый мавыктыргыч булып чыкты бу кыз...
«Укы әле!» - дип кулыма калын дәфтәр тоттырдылар.Ярты көнем китәсен чамаласам да, кеше үтенечен кире кагарга яхшысынмадым. Теләр-теләмәс кенә укый башлаган идем, шактый мавыктыргыч булып чыкты бу кыз баланың көндәлеге...
31 август. Иртәгә укулар башлана. Мин быел яңа мәктәпкә күчтем. Тугыз ел бергә укыган классташлардан аерылуы бик читен булды. Әле алда тагын да читенрәк хәлләр көтеп тора. Яңа классташларга ничек күнегермен? Яхшы дуслар таба алырмынмы? Бик борчылам.
25 сентябрь. Яңа мәктәпкә күнегеп киләм. Классташлар ошады, бик гадиләр. Кызларның миңа мөнәсәбәте әйбәт. Алар белән уртак тел табуы бик җиңел булды. Аеруча Гүзәл белән. Безнең күрше йортта тора икән ул. Мәктәптән гел бергә кайтып йөрибез. Кыскасы, минем хәлләр бик шәп.
29 октябрь. Чирек тәмамланырга тора. Билге төзәтү белән мәш киләбез. Мәктәптә күңелле. Әй, ялганлыйм икән. Күңелсезлекләр дә булгалап алды бит әле. Беркөнне Алсуның класс фонды өчен дип алып килгән 500 сум акчасы югалды. Мәктәпкә килүгә үк класс җитәкчесенә бирермен дип уйлаган булган да... Ә ул көнне класс җитәкчебез киңәшмәгә китеп барган иде. Кыскасы, «не повезло» Алсуга. «Физкультура дәресенә кергәндә акчам сумкамда иде, чыктым - юк», - ди. Югыйсә, «раздевалка»да бөтенебез бергә спорт формаларын кидек, аннан ишеген бикләп чыгып киттек. Ә ачкыч Гүзәлдә калды. Чөнки ул физкультурага йөрми, аңа врачлар ике атнага «освобождение» биргән. Шик Гүзәлгә төште инде. Әмма ни өчендер кызлар аңа бер сүз дә әйтмәде. Гомумән, соңгы арада классташ кызларның Гүзәлне чит итүен сизә башладым мин. Үзендә дә бераз сәерлек бар. Көнләшә дип әйтимме. Минем башка кызлар белән аралашуымны бер дә яратмый. Аның белән дуслашма, моның белән сөйләшмә дип кенә тора.
21 ноябрь. Класста тагын акча югалды. Гүзәл әйтә: «Илнур урлый аны», - ди. Аның тәртипсез икәненә тәмам ышандырды мине. Карап торышка яхшы кебек тоелса да, ай-яй юньсез малай икән ул. Аңа шигем төште, хәтта исәнләшәсе дә килми башлады. Башыма сыймый: ничек классташларыңның акчасын урлап була икән ул, ә?!
29 ноябрь. Бүген класс җитәкчесе мине Илнур белән дежур итәргә калдырды. Карышып маташкан идем дә... Нишләмәк кирәк, бергә дежур итәргә туры килде инде. Ул бик «шустрый» егет икән. «Әйдә, классны тиз генә җыештырыйк та, китик, минем тренировкага барасы бар», - ди. Аннан соң ике чиләкне ике кулына тотты да тиз генә су алып килде. Ялт иттереп урындыкларның барысын да өстәл өстенә әйләндереп салды. Мин идәнне юам, ул гөлләргә су сибә, тузан сөртә. Шулай кызу гына эшләгәндә, биология укытучысы керде дә: «Бу журналны тиз генә директор бүлмәсенә илтеп кил әле», -диде. Директор бүлмәсе беренче катта, ә без - өченчедә. Журналны тотып баскычтан йөгереп төшеп тә киттем. Кире менгәндә... күңелдә кылт итеп Илнурдан шикләнү хисе яңарды. Сумкамда 100 сум! Урлый калса, жалко. Уф, йөрәгем. Класска керүгә, үзем дә сизмәстән, сумкамны актарырга тотындым. Акча урынында иде. Эчкә җылы йөгерде. Илнур миңа карап куйды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Классны җыештырып бетергәч, суларны түгеп, чиләкләрне урынына урнаштырып куйды.
Шаккаттым. Күр әле, нинди әйбәт егет икән бу?! Көндәлегем, сиңа сер итеп кенә әйтәм, шул көннән бирле Илнур миңа ошый башлады.
14 декабрь. Минем кәефем «ужасный». Гел елыйсы гына килә. Эх, әгәр бүген мәктәпкә бармаган булсам?! Бардым шул, авырып торсам да дәрес калдырасы килмәде. Кыскасы, бик начар көн булды бу. Иртәдән үк начар башланды. Авыргангамы, белмим, гомер булмаганны иртән йокыдан уяна алмый интектем. Аннан әнинең обедка бирергә 100 сумлыгы булмады. Аптырагач: «Калганын кире алып кайт», - дип 500 сум тоттырды. Ул акчаның бер читенә ручка белән кечкенәрәк кенә итеп 100 саны язылган иде. Әнидән сорап белдем, бухгалтерлар купюралар санының ничәү булуын онытмас өчен шулай язып куя икән. Кызык. Үзем өчен шундый «ачыш» ясап мәктәпкә килдем. Ә монда мине тагын бер «ачыш» көтеп торган икән. Гадәттә без 4 нче дәрестән соң ашханәгә чабабыз. Бүген мине 4 нче дәрес бетәргә биш минут кала татар теле укытучысы чакырып алды. Конкурска язган иншамны укып чыккан да, кайбер киңәшләрен бирер өчен чакырган. Без сөйләшкән арада кыңгырау чыңлады. Эшемне бетереп кабинетка сумканы алырга дип килсәм, ишек ачык калган. Бүлмәдән бер тавыш та килми. Шуңа башта аптырап калдым. Укытучы кабинетта микән әллә дип ишек ярыгыннан карыйсы иттем. Ни күзем белән күрим, Гүзәл минем сумкамны актара. Югалып калдым. Йөрәгем дөп-дөп итә. Бер-ике минуттан ишеккә шакыдым. Гүзәл йөгереп килеп ишекне ачты да: «Минем акчамны урлаганнар. Сумкаңны кара әле, бәлки синекен дә урлаганнардыр», -ди. Минем дә «кошелек» буш. Икебез дә обедсыз калдык.
Мәктәптән бергә кайттык. Өйгә кайтканда бер киоск яныннан үтәбез без. Гүзәл акчасы булганда, шуннан шоколад алып ашарга ярата. Бүген дә әни акча биргән иде дип киоск янына тукталды. Һәм кесәсеннән 500 сум акча чыгарды. Ул ни өчендер аны бер бөкләп, бер турайтып кулында әйләндерә башлады һәм шулчак ручка белән ниндидер язылганы күзгә ташланды. «Нәрсә язганнар аңа?» дим. Ул: «Монда ниндидер 100 саны куелган», -диде. Мин иртә белән күргән сан иде ул...
20 декабрь. Кичә Алиянең туган көне иде. Өенә чакырып безне, классташ кызларын үзе пешергән ризыклар белән сыйлады. Шундый кызык булды. Супер! Шәп ял иттек. Гүзәлдән кала бөтен кызлар да килгән иде. Соңыннан белдем, Алия аны чакырмаган икән. Бер кыз миңа: «Син нәрсә, Гүзәлне чакырыргамы? Тем более өйгә?!» - диде дә, серле генә елмаеп куйды. 1 нче сыйныфтан бергә укыган Гүзәлне чит итүләренең җитди сәбәпләре бар, димәк. Миңа гына әйтмиләр.
21 гыйнвар. Узган атнада безне, бию түгәрәгенә йөрүчеләрне, шәһәр күләмендә узган бер чарада чыгыш ясарга алып бардылар. Дәрес калдырып йөрүнең файдасы тиде, бүген мин физикадан «2» ле алдым. Теге без «концерт» куеп йөргән көнне физикадан бик авыр тема үткәннәр. Ул теманы үзлегеңнән укып кына аңлый торган түгел. Укытучы минем дәрес калдыруымның сәбәбен ишетергә теләмәде. Так нечестно! Ай-яй бу укытучылар! Аңламассың аларны. Кайсыберләре шундый әйбәт, ягымлы, иң мөһиме гадел. Кырыслыкларын күрсәтеп алсалар да, гадел булулары белән ошыйлар. Дәресләрен көтеп аласың андыйларның. Ә кайберләре... Бер көнне рус теленнән инша язган идек. Ике хата җибәргәнмен, «4» ле куйган. Ярар шулай тиеш инде дип уйлап куйдым. Ә «5» кә генә укучы бер кызның 2 хаталы иншасына минус белән «5» ле куюын күргәч ачу килде. Түзмәдем, укытучыга барып әйттем. «Отличницаларга «4» ле куя алмыйм бит инде мин», - диде. Менә шундый хәлләр.
Укытучылар белән низагка кермәскә тырышам. Бик алай гаделлек таләп итеп йөрсәң, алар каныгырга да күп сорамый. Партадаш кызга, үзенең хаклылыгын дәлилләп маташканы өчен, бер укытучы шулкадәр каныкты ки...
22 март. Бүген III чирек билгеләрен әйттеләр. Миңа физикадан «3» ле чыкты. Бер өчле аркасында ударниклар рәтеннән төшеп калдым. Теге вакытта укытучы «2» лене журналга ук куйган иде шул. Аны төзәтер өчен ничә «5» ле алырга кирәк бит. Кыен булды инде.
18 апрель. Мәктәптә күңелле вакыйга булды. Уку алдынгыларын, төрле конкурсларда җиңүчеләрне котлап, акчалата бүләк тапшырдылар. Алар арасында безнең класстан өч укучы бар иде. Шуларның берсе - Гүзәл. Мәктәп директоры аларга бүләк тапшырганда: «Сез, мәктәбебезнең данын күтәрүчеләр. Безнең горурлыгыбыз! Укуыгыз белән дә, тәртибегез белән дә башкаларга үрнәк булырдай укучыларыбыз!»-диде.
30 май. Укулар тәмам. Быел безнең иң рәхәт ел. Имтиханнар бирәсе юк. Алда өч ай ял. Ура-а!
10 октябрь. У-у-у минем көндәлек язмаганга никадәр вакыт үткән. Ура-а сүзен тагын бер кат укыдым да, әзрәк ямансу булып китте. Әле кайчан гына җәйгә чыккан идек... Инде 11 нче сыйныф укучылары булдык. Колакта берүк сүзләр чыңлый: «Укыгыз, укыгыз, укыгыз, БДИ, БДИ, БДИ...».
Класс узган ел нинди булса, быел да шундый. Төрле хәлләр булгалап тора. Күңеллеләре дә, күңелсезләре дә. Бер кызыбыз акчасын урлатырга да өлгерде инде. Акча югалган көнне бу күренештән тәмам алҗыган класс җитәкчебез: «Әйберләрегезне, акчаларыгызны барлап-саклап йөрегез. Зурлар бит инде сез хәзер», - дип ачуланып атты безне. Бик сәер булып китте. Мин бит «карак»ны беләм. Класста акча югалган көнне Гүзәл мәктәптән кайту юлында теге киоскка тукталмыйча калмый...
13 октябрь. Нишләргә икән дип уйланып йөрдем-йөрдем дә, Гүзәл хакында класс җитәкчесенә сөйләргә булдым. Укытучыбыз шаккатты. Бераз сүзсез торгач: «Мәктәпнең горурлыгы булып саналган кызыбыз бит. Фотосы да диварда иң яхшылар рәтендә тора... Нишләргә инде?»-дип куйды.
Көндәлекне Нурия ӘЛМИЕВА укыды.
Комментарийлар