Логотип Магариф уку
Цитата:

Уңышка әзер булыгыз!

Билгеле астролог Василиса Володина фаразлавынча, быел мартта йолдызнамәнең өч билгесенә “өстәгеләр” уңышка юл ачачак. Кемнәр алар?

Балык, зур уңышка әзер бул. Эш белән гаиләң арасында баланс табу мөмкинлеге бирелер. Зур проектта катнашу финанс уңышы китерер. Соңгы елларда борчыган авырлыклар тулысынча югалырга тиеш. Йолдызлар сиңа кыю булырга киңәш итә, дип яза "Кызыл таң".

Игезәкләр, финанс хәлең яхшыра бит, сөен! Акча җәлеп итүчегә әйләнергә чамалыйсың. Шулай да уңышка ирешү өчен ярыйсы гына көч түгәргә туры килер. Мохтаҗларга да ярдәм итәргә онытма. Шәхси тормышта зур үзгәрешләр көтә! “Поклонниклар” (яисә “поклонницалар!”) тынычлыкта калдырмаска мөмкин.

Үгезбозау, күп энергия килүен тоярсың. Син җәмгыятьтә күзгә ташланучы  кешегә әйләнерсең. Шәхси тормышыңда зур үзгәрешләр булыр. Көннәреңне бәхетлерәк итү мөмкинлеген ычкындырма. Күп нәрсәне үзгәртәчәк күңелле танышулар көтә.

Фото Джоша Рэнджела на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ