Логотип Магариф уку
Цитата:

Урманнарны саклыйк

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Министрлар Кабинетында узганбрифингта 15 апрельдән республикада урман утырту сезоны ачылу, янгын куркынычы тудырган сезонга әзерлек хакында һәм урманнарда янгыннары кисәтү максатында гамәлгә ашырыла торган күп кенә чаралартурында сөйләде.

Татарстанда урманнарны торгызу  “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты һәм “Урманнарны саклау” федераль проекты, “Экология” милли проектлары кысаларында алып барыла. Быел бу эшнең гомуми мәйданы 5164 га җитә. 

Министр әйтүенә караганда, урманнарны торгызу өчен дә, урман саклау зоналары булдыру  өчен дә, табигатьне саклау акцияләре оештыру өчен дә материал җитәрлек.

Әйтик, узган ел урман питомникларында һәм ТР урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 34.1 млн данә стандарт утырту материалы үстерелгән. Шул ук вакытта 25.7 млн данә ылыслы, 8.2млн данә яфраклы агачлар, 0.2 млн. данә куак.

2024 елда урман культураларын 12.9 мең га мәйданда  агротехник карау, өстәмә рәвештә юкка чыккан агачлар урынына 3.9 мең га да агач утырту һәм база питомникларында 18 га да орлык утырту каралган. 

Икенче мөһим эш – ул урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Быел янгын куркынычлызлыгы сезоны 15 апрельдә ачылды. 

Башка еллардан аермалы буларак, быел республика территориясендәге урманнарны янгыннарга каршы төзекләндерү планы эшләнә. Ул үз эченә юллар салу , аларны төзекләндерү, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу, мәгълүмати стендлар, щитлар урнаштыру каралган. Патруль хезмәте җирдә генә түгел, ә “Скайрус авиакомпания”се тарафыннан 4 маршрутта (2190 км арада) күктән дә күзәтү булачак. 

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 18термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 15 янгын очрагы теркәлгән. Урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция, III типтагы 5 станция һәм 14 янгынга каршы инвентарь туплау пункты тәэмин итә. 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы хәленә космик һәм җир өстендә мониторинг алып барыла. Шул ук вакытта ТР ның «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли. 

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән очракта гражданнар  15 меңнән 30 меңгә кадәр, вазифаи затлар -30 меңнән 50 меңгә кадәр, ә юридик затлар 100 меңнән 400 меңгә кадәр административ штрафка тартыла. Әгәр дә кагыйдәләрне бозу урманда янгын чыгуга сәбәп булган һәм урманга зыян килүгә сәбәп булган икән, кылган гамәлләр өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 261 нче статьясы буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. 

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләреаеруча янгын куркынычы янаган шартларда үтәлми икән, гражданнар  40 меңнән 50 меңгә кадәр, вазифаи затлар -60 меңнән 90 меңгә кадәр, ә юридик затлар 600 меңнән 1 млн сумга кадәр административ штрафка тартылу куркынычы яный.

 

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ